Биографиясе

1950 елның 4 мартында Казан шәһәрендә туган.

Казан медицина институтын тәмамлагач (1976), 1 нче Республика клиник хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшли.

1979 елдан Казан медицина институтының терапия факультеты кафедрасында.

1982–1986 елларда СССРның Вьетнамдагы илчелегендә (Хошимин шәһәре) табиб-терапевт.

1986 елдан 2 нче Казан ГИДУВында терапия кафедрасында, 1988 елдан 2 нче Республика клиник хастаханәсендә табиб-терапевт.

1991 елдан Казан медицина институтының 4 нче эчке авырулар кафедрасында.

1994–1996 елларда РФнең Төньяк Вьетнам Республикасындагы вәкиллегендә (Ханой шәһәре) өлкән табиб-терапевт.

1999 елдан Казан медицина университетының терапия факультетында, бер үк вакытта Регионара клиник-диагностика үзәгенең диагноз кую һәм Казан медицина университетының (2003 елдан) гомуми табиблек (гаилә медицинасы) кафедрасында бүлек мөдире.

2002 елдан «Вестник МКДЦ» журналының баш мөхәррире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре лазер терапиясен эшләүгә, шул исәптән пневмония, озакка сузылган бронхит авыруы, системалы склеродермиягә диагноз кую һәм комплекслы медикаментоз-лазер терапиясенә, йөрәккә кан килү бозылышын дәвалауга, күзәнәк мембраналары үткәрүчәнлеген һәм йөрәккә кан килү бозылышын комплекслы дәвалаганда микроциркуляцияне өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Микроциркуляция и диффузная способность лёгких у больных системной склеродермией и хроническими неспецифическими заболеваниями лёгких // Казанский медицинский журнал. 1988. №5.

Механизмы терапевтического лазерного воздействия в клинике внутренних болезней // Казанский медицинский журнал. 2001. №5.

Применение низкоинтенсивного лазерного излучения в комплексном лечении ишемической болезни сердца // Российский кардиологический журнал. 2002. №5 (автордаш).