Биографиясе

1837 елның 21 сентябре, Санкт-Петербург – 1909 елның 28 ноябре, шунда ук.

1861 елда Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлагач, шунда ук фәнни-педагогик эштә.

1868 елдан П.Ф.Лесгафт – Казан университетының физиологик анатомия кафедрасы профессоры һәм мөдире. 1871 елда, Казан университеты һәм уку-укыту округы җитәкчелеге эшчәнлегенә каршы чыкканы өчен, эшеннән азат ителә («Лесгафт эше»).

1872–1874 елларда П.Ф.Лесгафт Петербург медицина-хирургия академиясенең хатын-кыз табибләр курсларында укыта, 1878 елдан Петербург университетында.

1874–1886 елларда хәрби уку йортларында курсантларны физик тәрбияләү эшен алып бара. 1877 елда офицерларны гимнастикага өйрәтү курсларын оештыра.

1886–1897 елларда Петербург университетында һәм Рождественский хатын-кызлар курсларындагы табигыять фәннәре факультетында анатомия укыта.

1893 елда П.Ф.Лесгафт Петербург биология лабораториясен оештыра, 1896 елда шунда Физик белем бирү буенча җитәкчеләр әзерләүнең югары фәнни курсларын булдыра. Россия хәрби уку йортларында физик тәрбияне гамәлгә кертә.

Хезмәтләре теоретик анатомия, биология, педагогика, сөяк архитектурасы, буыннар һәм мускуллар төзелеше һәм эшчәнлегенә карый.

Хезмәтләре

Анатомия человека. СПб., 1892. Вып. 2.

Әдәбият

Шабунин А.В. Лесгафт Петр Францевич. М., 1982.