Биографиясе

1937 елның 25 декабрендә Казанда туган.

1960 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук химик җитештерү машиналары һәм аппаратлары кафедрасында эшли, 1992–1996 елларда сәнәгать иминлеге кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гетероген катнашмаларны эшкәрткәндә актив гидродинамик режимнарда масса алмашуга, хәвефле җитештерү объектларының сәнәгый иминлегенә карый; гетероген системаларда җылылык-масса алмашу процессларын оештыруның ике фазалы капма-каршы ташкыннар ысулын эшли.

Шул ысул нигезендә югары җитештерүчән, нәтиҗәле һәм киң диапазонда тотрыклы эшли торган яңа төр масса алмашу аппаратлары төзелә.

РФнең 58 авторлык таныклыгына һәм патентына ия.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Очистка дымовых газов бариевого производства от сернистого ангидрида // Известия вузов. Химия и химическая технология. 1991. Вып. 5.

Новая технология обезжиривания кости // Fourth International Symposium «Ecology-95». Bourgas, Bulgaria, 1995. V. IV.