1908 елның 18 июне, Уфа губерниясе, Минзәлә өязе Кадрәк авылы — 1975 елның 2 сентябре, Казан.

1932 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.

1932–1960 елларда Казан ветеринария фәнни-тикшеренү институтында, 1946 елдан патофизиология бүлеге мөдире.

1960–1975 елларда Казан ветеринария институтының эксперименталь патология һәм физиология лабораториясе мөдире.

Хезмәтләре йогышлы һәм паразитар авырулар вакытында терлекләрнең канын биохимик тикшерүгә, цито агулы сыркындыларның, прополис препаратларының хайваннар организмына тәэсирен өйрәнүгә, йогышлы авырулар һәм нурланыш алган хайваннарның югары нерв эшчәнлеге патологиясе мәсьәләләренә карый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нарушение механизма регуляции иммунитета у облученных животных при бруцеллёзе и их компенсации // Ветеринария. 1973. № 7.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины. К., 2006.