- РУС
- ТАТ
хокук белгече, халыкара хокук магистры (1874), статский советник (1881)
1839 елның 19 августы, Сембер губерниясе, Курмыш өязе Медяны авылы — 1903 елның 19 июне, Мәскәү.
Дворяннар нәселеннән.
Казан университетын тәмамлый (1860), шунда ук эшли: профессор стипендиаты (1863 елга кадәр), приват-доцент (1865—1870, 1872—1874), доцент (1874—1884), халыкара хокук кафедрасы экстраординар профессоры (1884—1885).
Бер үк вакытта 1864—1870 елларда Казанда Икенче ир балалар гимназиясендә укыта. Россиядә халыкара хосусый хокукның фәнни юнәлешенә нигез салучыларның берсе. Халыкара җәмәгать хокукының төп институтларның тарихи үсеше яссылыгын да тикшерә.
Халыкара юрисдикция теориясенә нигез сала, дәүләтләрнең суверенлык принцибын яклап чыга.
Основания частной международной юрисдикции. К., 1865;
О значении права войны, в связи с общим понятием о международных отношениях // Уч. зап.Казан. ун-та. 1873. № 9; 1874. № 10;
Характеристика международных отношений и международного права в историческом развитии. К., 1874.
Факультет на котором учился Ленин. К., 1990;
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804-1904). К., 1904. Ч. 2;
Казанский университет (1804-2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.
Автор Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.