Биографиясе

1925 елның 25 марты, Чуаш автономияле өлкәсенең Чабаксар районы Ень-Кассы авылы – 1976 елның 30 августы, Белоруссия ССР, Гомель шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1951 ел).

1952–1954 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты нефть сәнәгате бүлеге инспекторы.

1954 елдан Бөгелмә шәһәрендә: КПССның шәһәр комитеты 2 нче секретаре, 1956–1957 елларда ТатНИПИнефтьтә директор урынбасары, 1957–1970 елларда гидрогеология һәм гидрохимия лабораториясе мөдире; бер үк вакытта 1969–1970 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында профессор.

Фәнни эшчәнлеге

Төп тикшеренүләре Татарстан палеозой утырмаларында җир асты сулары динамикасын һәм ресурсларын өйрәнүгә карый.

Татар гөмбәзенең Төньяк күтәрелмәсенә гидрогеологик характеристика бирә.

Татарстан җир асты суларының химик анализлары каталогын төзүчеләрнең берсе.

Медальләр белән бүләкләнә.