Биографиясе

1898 елның 25 октябре, Казан – 1952 елның 13 марты, Пермь шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1931 ел), шунда ук эшли (1933 елга кадәр).

Бер үк вакытта СССР Геология комитетының геология партияләр башлыгы (1929–1932 еллар).

1933–1934 елларда өлкән геолог; «Востокнефть» трестының (Свердловск шәһәре) Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе башлыгы, 1934–1937 елларда «Прикамнефть» трестының (Пермь шәһәре) баш геологы.

1937–1938 елларда Свердловск, 1938–1952 елларда Пермь университетларында тарихи геология һәм палеонтология кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта СССР Фәннәр Академиясенең Урал филиалында (Свердловск), Пермь, Ижевск һәм Түбән Новгородның геологик оешмаларында эшли.

Башкортстанда (Туймазы нефть чыганагы, 1935 ел), Пермь өлкәсендә (Северокамск һәм Краснокамск нефть чыганаклары, 1938 ел) нефть эзләү эшләрендә һәм беренче нефть чыганакларын ачуда катнаша.

1930–1940 елларда Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә ташкүмер һәм девон катламнары булуын нигезли, бу исә Шөгер һәм Ромашкино нефть чыганакларын ачуга этәргеч була.

Гражданнар сугышында катнаша.

Хезмәтләре

Разрез классического кунгура // Записки Всероссийского минералогического общества. Сер. 2. 1934. Т. 63, вып. 2;

Уральский отдел пермской системы // Ученые записки Казанского университета. 1937. Т. 97, кн. 3/4 (автордаш);

Геологическое строение Восточной нефтегазоносной области (западный склон Урала и Западное Приуралье). Свердловск, 1940.