Биографиясе

1881 елның 28 феврале, хәзерге Липецк өлкәсенең Лебедянь шәһәре – 1952 елның 7 феврале, Казан.

Мәскәү университетына укырга керә, 1902 елда студентлар җыенында катнашканы өчен чыгарыла. Укуын Женева университында дәвам итә (Швейцария), аны 1905 елда физика фәннәре докторы дәрәҗәсендә тәмамлый.

1905–1930 елларда Казан университетында, 1919 елдан профессор, физик химия кафедрасы мөдире.

1930–1952 елларда Казан химия-технология институтында физика һәм коллоид химиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта (1931–1941 еллар) Казан университетының физик химия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

А.Ф.Герасимов тарафыннан тотрыклы һәм суда эрүчән коллоид металларны табу ысулы (Герасимов методы) эшләнә һәм аларда коллоид-химик күренешләр тикшерелә.

Коллоид көмеш препаратлары (колларгол һәм протаргол) медицинада кулланылыш таба. Аларны эшләүнең Бөтенсоюз химия-фармацевтика институтына тапшырылган ысулы сәнәгатькә кертелә.

А.Ф.Герасимов коллоидлар катнашында электрод потенциалларын өйрәнә.

Металларны тозларыннан кайтару реакцияләренең кинетикасын тикшергәндә, «концентрация-вакыт» эмпирик тигезләмәсен чыгара.

Термодинамика өлкәсендә күпфазалы системаның бәйсез компонентлары санын билгеләү өчен рациональ кагыйдә ача.

Бөек Ватан сугышы чорында нитропарафиннарның физик-химик үзлекләрен өйрәнә, пироксилин һәм дарыларның бүртүен билгеләү ысулларын, дарыларны флегматизатордан башка флегматлау һәм башка алымнарны эшли.

Казан металл эшкәртү заводлары өчен кискеч инструментларны яңадан торгызу ысулларын тәкъдим итә.

Пихта маеннан камфара таба (ярымзавод күләмендә), дарыларда флегматлашкан катламның калынлыгын билгеләү ысулын булдыра.

В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводында һәм башка сәнәгать предприятиеләрендә даими киңәшче була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Колларгол, его получение и некоторые свойства // Труды научно-исследовательского химико-фармацевтического института. 1926. Вып. 16;

Кинетика реакции восстановления мышьяка фосфорно-азотистой кислотой из раствора в соляной кислоте мышьяковистого ангидрида // Журнал Русского физико-химического общества. Ч. хим. 1930. Т. 62, вып. 2;

Курс химической термодинамики. Казань, 1936.

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт - КХТИ-КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.