Биографиясе

1894 елның 28 августы, Алабуга өязе Турай авылы – 1981 елның 4 июле, Казан.

Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый (1917 ел), Шәрекъ педагогика институтында укый.

Турай мәктәбендә (1918–1919 еллар), Казан мәктәпләрендә (1922 ел), Татар-башкорт хәрби мәктәбендә (1925–1932 еллар), Алабуга педагогика техникумында (1934–1935 еллар), Зөя авыл хуҗалыгы техникумында (1936–1937 еллар), Биектау районы Мүлмә урта мәктәбендә (1938–1939 еллар) укытучы.

1944–1961 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, бер үк вакытта Казан университетында һәм Казан педагогика институтында укыта.

М.Х.Корбангалиев белән берлектә татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнүне башлап җибәрүчеләрдән, икетелле сүзлекләр төзү принципларын эшләүче.

Хезмәтләре лексикография, татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасына карый. Татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр төзүдә катнаша. Мәктәпләр өчен уку ярдәмлекләре авторы.

К.Насыйриның «Әнмүзәҗ» китабын рус теленә тәрҗемә итә (1975 ел). Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

Хезмәтләре

Русча-татарча сүзлек: Башлангыч мәктәпләр өчен. Казан, 1948;

Учебник татарского языка для русских школ. Казань, 1926;

Сравнительная грамматика русского и татарского языков. Казань, 1940; Фонетика и морфология русского языка в таблицах. Казань, 1968; Сопоставительная грамматика татарского и русского языков. Казань, 1977.

Әдәбият

Сабиров К.С. Галим-ветеран // Совет мәктәбе. 1974. № 9;

Мөхәммәдиев М. Мәгърифәт юлында // Татарстан хәбәрләре. 1994. 22 окт.