- РУС
- ТАТ
агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы буенча фәннәр докторы (1962 ел), ВАСХНИЛ академигы (1973 ел), Социалистик Хезмәт Герое (1971 ел)
1911 елның 18 ноябре , Сембер губернасы, Буа өязе Янгелде авылы – 1996 елның 7 феврале, Краснодар краеның Кавказ районы Ботаника поселогы.
Краснодар селекция һәм орлыкчылык институтын тәмамлый (1934 ел).
1934–1936 елларда «Таловский» совхозында агроном, 1936 елдан Каменно-Степь селекция станциясендә (Воронеж өлкәсе), 1940 елдан Мордва АССРның республика колхозчы кадрлар мәктәбендә эшли.
1946–1996 елларда Бөтенсоюз үсемлекчелек институтының Кубань тәҗрибә станциясендә фәнни хезмәткәр, бүлек мөдире, директор урынбасары.
Хезмәтләре кукуруз селекциясе һәм орлыкчылыгы мәсьәләләренә карый. Күренекле галим – селекция белгече.
Кукурузның уннарча сортларын һәм гибридларын чыгара (уйлап табуга 40 авторлык таныклыгы бар). Чехословакия, Болгария, Югославия, ГДР һәм башка илләрнең фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән бергәләп кукуруз гибридларын районлаштыра.
Селекция белгечләренең «Север» иҗат берлеге (1972 елдан), сорго һәм кукуруз буенча Эукарпия секциясе Көньяк комитеты (1977–1979 еллар) әгъзасы.
Халык депутатларының Краснодар крае советы депутаты (1971–1983 еллар).
Ленин премиясе (1963 ел) һәм СССР Дәүләт бүләге (1986 ел) бирелә.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының 8 медале белән бүләкләнә.
Результат изучения и селекционного использования цитоплазматической мужской стерильности кукурузы на Кубанской опытной станции ВИР // Цитоплазматическая мужская стерильность в селекции и семеноводстве кукурузы. Киев, 1962;
Гетерозис и повышение продуктивности кукурузы // Гетерозис служит человеку. М., 1968;
Селекция высоколизиновой кукурузы на Кубанской опытной станции ВИР // Вестн. с.-х. науки. 1971. № 12;
Сравнительное изучение продуктивности гибридов кукурузы на разных типах ЦМС // Сельскохозяйственная биология. 1986. № 8;
Селекция кукурузы с повышенным содержанием белка в зерне и улучшенным его качеством // Науч.-техн. бюл. ВИР. 1989. Т. 189.
Сидоров Ф.Ф. Селекционеры – новаторы // Вестн. с.-х. науки. 1962. № 7;
Хаджинов М.И. К 60-летию члена-корреспондента ВАСХНИЛ Г.С.Галеева // Вестн. с.-х. науки. 1971. № 11;
Плосков Ф.Н. Зёрна жизни. Краснодар, 1978;
Брежнев Д.Д., Шмарёв Г.Е. К 70-летию академика ВАСХНИЛ Г.С.Галеева // Вестн. с.-х. науки. 1981. № 12;
Шмарёв Г.Е. Славный юбилей выдающегося селекционера // Бюл. ВИР. 1981. Вып. 115;
Сотченко В.С. Юбилей селекционера // Кукуруза и сорго. 1991. № 6.
Автор – Ф.С.Зыятдинов.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.