Биографиясе

1893 елның 26 сентябре, Кишинёв – 1982 елның 24 августы, Мәскәү.

Мәскәү университетын (1917 ел), Кызыл профессорлар институтын (1927 ел, Мәскәү) тәмамлый.

1918–1919 елларда Тверь губернасында өяз халык мәгарифе бүлеге мөдире. 1919–1923 елларда Кызыл Армиянең Көнбатыш фронт Сәяси идарәсендә.

1923–1927 елларда Смоленск, Мәскәү югары уку йортларында укыта.

1927–1929 елларда Татарстан коммунистик университеты (Казан) профессоры. Бер үк вакытта 1928–1929 елларда Казан университеты ректоры. Университетның физика-математика факультетын ябуны туктатуга ирешә. Бондюг химия заводының яңадан эшли башлавына булышлык итә.

1929–1939 елларда Белоруссия университетында, 1939–1941 дә, 1946–1949 елларда Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтында (Мәскәү) дәүләт тарихы һәм теориясе, хокук кафедрасы мөдире.

1949 елдан Мәскәү университетында, дәүләт тарихы һәм хокук кафедрасы мөдире (1954 елга кадәр).

Чит илләрнең дәүләт һәм хокук тарихы һәм теориясе буенча дәреслекләр авторы.

Хезмәтләре

Психологическая школа права и марксизм. Казань, 1929;

Государство и право в странах Древнего Востока. М., 1940;

Государство и право Древней Греции. М., 1940;

Всеобщая история государства и права: В 2 вып. М., 1947-1948;

Государство и право Древнего Рима. М., 1963;

Феодальное государство и право Германии. М., 1963;

Феодальное государство и право Франции. М., 1963.

Автор – Е.Б.Долгов.