Эчтәлек

1930 елның 20 августы, Оренбург шәһәре – 1994 елның 23 июне, Самара шәһәре.

Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1953 ел), Самарада: 1953–1961 елларда педагогика училищесында, 1961–1971 елларда – медицина, 1971–1978 елларда – политехника, 1978–1994 елларда педагогика (кеше һәм хайваннар физиологиясе һәм анатомиясе кафедра мөдире) институтларында эшли.

Хезмәтләре сулыш алу үзәгенең морфофункциональ төзелешенә һәм аның башка системалар белән бәйләнешенә карый.

Сулыш алу үзәге медиаль зонасының ритмогенездагы әһәмиятен күрсәтә, сулыш алу нейроннары эшчәнлегендә адренореактив системаларны ачыклый, сулыш алу һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының, сулыш алу үзәгенең проприорецепторлар белән үзара бәйләнешләре механизмнарын аңлата.

Хезмәтләре

Дыхательный центр. М., 1975 (автордаш);

Структурная и функциональная организация дыхательного центра. Новосибирск, 1993 (автордаш).