Биографиясе

1857 елның 7 апреле, Царевококшайск шәһәре (хәзерге Йошкар-Ола шәһәре) – 1941 елның 23 декабре, Казан.

В.А.Богородицкий – Казан лингвистика мәктәбе вәкиле, Бодуэн де Куртенэ шәкерте.

Казан университетын тәмамлый (1880).

Казан университеты (1888–1922), Казан педагогика институты (1922 елдан) профессоры.

1880 елларда В.А.Богородицкий Казан университеты каршында Россиядә беренче эксперименталь фонетика лаборатория оештыра, яңгырашлы сөйләмнең физиологик кына түгел, акустик характеристикасын да өйрәнү зарурлыгы идеясен алга сөрә һәм дәлилли («Эксперименталь-фонетик билгеләр белән бәйле гомумрус әйтелешенең физиология тәҗрибәсе» – «Опыт физиологии общерусского произношения в связи с экспериментально-фонетическими данными», 1909; «Эксперименталь фонетика курсы» – «Курс экспериментальной фонетики», выпуск 1–3, 1917–1922).

В.А.Богородицкий беренчеләрдән булып татар телен эксперименталь-фонетик яктан өйрәнә башлый. Аналогия, дифференцияләштерү, гадиләштерү, морфема чикләре үзгәрү нәтиҗәсендә сүзнең морфологик элементлары арасындагы чикләрнең тарихи үзгәреше турындагы тәгълиматны үстерә.

Хезмәтләре гомуми һәм чагыштырма тел белеменә, роман-герман филологиясенә, төрки тел белеменә, рус теле грамматикасына һәм диалектологиясенә карый.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Введение в тюрко-татарское языкознание. Казань, 1922.

Фонетика татарского языка в связи с другими языками. Казань, 1926.

Фонетика русского языка в свете экспериментальных данных. Казань, 1930.

Этюды по татарскому и тюркскому языкознанию. Казань, 1933.

Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками. Казань, 1934.

Әдәбият

Библиографический указатель трудов В.А.Богородицкого // Труды института языкознания АН СССР. 1953. Т. 2.

Мироносицкая А.Н. Василий Алексеевич Богородицкий. Жизнь и научная деятельность // Труды института языкознания АН СССР. 1953. Т. 2.

Златоустова Л.В. Научная деятельность В.А.Богородицкого // Ученые записки Казанского университета. 1959. Т. 119, кн. 5.

Андрамонова Н.А., Байрамова Л.К. В.А.Богородицкий. Казань, 1981.

Автор – Л.К.Бәйрәмова