Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең көньяк-көнбатышында урнашкан. 1928 елда оештырыла. Үзәге – Белинский шәһәре (Пенза шәһәреннән 129 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 25035 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1278 кеше. Район территориясендә бердәнбер татар авылы – Качкару (башка исемнәре Кыт Иле, Сөзгәр).

Татар җәмгыяте тормышы

Качкару 1700 елда оештырыла һәм беренче тапкыр Сөзгәр авылы буларак телгә алына.

1700 елда авылда беренче мәчет төзелә, 1864 елда – дүрт мәчет, XX йөз башында җиде мәчет эшли.

Татарлар саны: 1864 елда –1666, 1926 елда – 1857, 1930 елда – 2196, 1970 елда – 1752, 2002 елда – 1243, 2010 елда – 1122, 2016 елда – 789 кеше.

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1936 елдан – җидееллык, 1952 елдан – сигезъеллык, 1975 елдан урта мәктәп). Хәзерге вакытта татар теле укытыла.

Авыл халкы татар милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклый. Мәчет эшли (2011 елдан), 2012 елда ислам һәм гарәп графикасын өйрәнү курслары ачыла. Ел саен Сабан туе һәм Ураза бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Качкару авылында 1877–1878 еллардагы Рус-төрек сугышында катнашкан, Госманлы империясендә армия генералы М.-Ш.Яваев (Шакир паша), аның атасы – имам М.-Ш.Яваев, генерал-полковниклар Р.З.Байкин һәм В.С.Үзбәков, Пенза өлкәсе татарлары мили-мәдәни автономиясе рәисе Б.У.Акҗегетов, Әстерхан өлкәсе татарлары мили-мәдәни автономиясе рәисе Ә.И.Алмаев, биология фәннәре докторы Н.И.Акҗегетова, ТРның атказанган артисты Я.У.Акҗегетов туган.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Х.Й.Миңнегуловның тормышы һәм эшчәнлеге Белинский районы белән бәйле.