Чыгу урыны һәм вакыты

1915 елның гыйнварыннан 1917 елның сентябренә кадәр айга 2 тапкыр Оренбургта татар телендә барысы 60 саны нәшер ителә.

Нашире һәм мөхәррире — М.Галәү.

Журналда Ш.Бабич, Ш.Камал, А.Максуди һәм башкаларның язмалары басыла.

Юнәлеше

Алдынгы идеяләрне пропагандалый һәм дини догматизмны тәнкыйтьли.

Татар әдәбиятында реализм принцибын алга сөрә; әдәби яктан көчсез әсәрләрне (мәсәлән, Ф.Сәйфи-Казанлының «Күрексез тормыш» пьесасы), авторларның социаль-сәяси пассивлыгын (шул исәптән Дәрдемәнд, С.Сүнчәләй, Н.Думави, З.Бәшири) һәм аларның әсәрләрендәге персонажларны тәнкыйтьли.

«Кармак» татар шагыйрьләре, әдип һәм публицистлары тормышына, иҗатына кагылышлы язмаларга (Ф.Әмирхан, Ш.Әхмәдиев, Ә.Вәлиди, Х.Кәрими, С.Рәмиев һ.б.) зур урын бирә. З.Бәшири, М.Гафури, С.Сүнчәләй, В.Хәлил, Г.Харис, Г.Шәрифи һәм башкаларның шигырьләре басыла.

Ай саен татар мәдәнияте вакыйгаларына (китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары чыгу, яңа спектакльләр куелу һ.б.) күзәтү ясала. «Кармак» агентствосы телеграммалары» бүлегендә мәзәк хәлләр, кызыклы язмалар урын ала.

Әдәбият

Гимадиев У.И. Сатира, её жанры и художественные средства, Уфа, 1980;

Гимадиев У.И. Сила сатирического слова. Казань, 1987;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хасавнех