1962 елның 23 гыйнварында Чуаш АССРның Комсомольск районы Чичкан авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1984).

1985–1987 елларда «Яшь ленинчы», 1987–1989 елларда «Татарстан яшьләре» газеталарында эшли.

1989–2009 елларда – «Идел» журналында бүлек мөхәррире, 2010 елдан – Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты (2019 елдан).

Әсәрләре 1970 еллар ахырында матбугатта басыла башлый. «Кояшлы күзләр» (1984), «Күрәзә» (1988; Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге, 1990), «Урыс кышын озату» (1993) дип исемләнгән шигъри җыентыклар авторы.

Проза әсәрләре «Ил» (2000) җыентыгына тупланган. «Саташкан сандугач» (Татар академия театры 2001 елда сәхнәләштерә) пьесасында автор хәзерге тормыш каршылыклары аша чын хакыйкать һәм ялганга корылган кыйммәтләрне күрсәтә.

Бүләкләре

Р.Зәйдулла – Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2010), Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1990) лауреаты.

Әсәрләре

Мәгарә: шигырьләр, поэмалар. Казан, 2005.

Әдәбият

Вәлиев М. Учагың сүрелмиме? // Учагың сүнмәсен. Казан, 1988.

Гыйльманов Г. Күрәзә // Заман сүз сорый. Казан, 1991.

Зөлкарнәев Ф. Р.Зәйдулла иҗаты // Чакма чакмый ут чыкмый. Казан, 1991.

Закир М. Йомшак агачны корт баса // Казан утлары. 2002. № 1.

Автор – Г.М.Габделхакова