Биографиясе

1845 елның 1 марты, Польша, Радзымин шәһәре – 1929 елның 3 ноябре, Варшава.

И.А.Бодуэн де Куртенэ – Казан (1875–1883), Юрьев (1883–1893), Краков (1893–1899), Петербург (1900–1918), Варшава (1918–1919) университетлары профессоры.

И.А.Бодуэн де Куртенэ – теоретик, чагыштырма һәм славян тел белеменнән зур белгеч. Ул фонемалар һәм фонетик чиратлашулар теориясенә беренче булып нигез сала, диахрония һәм синхрониянең чикләрен билгели. Катлаулы теоретик проблемаларны: тел системасы һәм төзелеше, тел баскычлары һәм аларның төп берәмлекләре (фонема, морфема, синтагма һәм башкалар); тел статикасы һәм динамикасы, аның гамәлдә булуы һәм үсүе, телләр типологиясе һәм конвергенциясе (тел категорияләренең бер-берсенә туры килүе яки якынаюы) һәм башкаларны тикшерә.

Казан галимнәре белән бергә И.А.Бодуэн де Куртенэ фонология, морфонология, сүз ясалышы теориясенә, лингвистик типология һәм лингвистик универсалийлар теориясенә нигез сала.

Җанлы телләрне өйрәнү методикасын һәм тел күренешләрен өйрәнүнең чагыштырма хронологиясе алымын тәкъдим итеп, лингвистика фәне методологиясен баета. Тел белемендә эксперименталь алым куллануны дәлилли.

Билгеле бер дәрәҗәдә И.А.Бодуэн де Куртенэ XX йөздә тел белеменең үсеш юлларын билгели, психолингвистика, социолингвистика, квантитатив лингвистика һәм башкалар формалашуына булышлык итә.

В.И.Дальнең «Кулланыштагы бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге»нең («Толковый словарь живого великорусского языка», 1903–1909) 3 нче басмасы мөхәррире.

И.А.Бодуэн де Куртенэ шовинизмның һәм милләтчелекнең төрле формаларына, шул исәптән аларның телдә чагылуына каршы була; халыкларның милли горурлыгын яклап чыга.

Хезмәтләре гомуми һәм славян тел белеменә, рус, поляк телләрен тикшерүгә карый. Дәүләт федерализмы идеяләрен яклаган «Автономиядә милли һәм территориаль үзенчәлек» («Национальный и территориальный признак в автономии», 1913) китабы авторы.

Хезмәтләре

Избранные труды по общему языкознанию: в 2 т. М., 1963.

Письма Бодуэна де Куртенэ в Казанский университет // Ученые записки Казанского университета. 1995. Т. 131.

Dziela wybrane: Т. 1–6. Warsz., 1974–1983.

Әдәбият

Богородицкий В.А. Казанский период профессорской деятельности И.А.Бодуэна де Куртенэ. Варшава, 1932.

Бодуэн де Куртенэ и современная лингвистика. Казань, 1990.

Бодуэн де Куртенэ: теоретическое наследие и современность // Ученые записки Казанского университета. 1995. Т. 131.

Автор – Г.А.Николаев