Биографиясе

1930 елның 15 мартында Ульянов өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында туган.

1953 елда Идел буе урман-техника институтын (Йошкар-Ола шәһәре) тәмамлаганнан соң, СССР Фәннәр академиясенең Коми филиалында эшли.

1962–1967 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Геология институтында икътисади тикшеренүләр секторы мөдире.

1968 елдан Казан финанс-икътисад институтында, 1980 елдан хезмәт һәм хезмәткәрләр белән идарә итү кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре икътисад, хезмәтне оештыру һәм сәнәгый җитештерүнең нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Эффективность использования материальных и трудовых ресурсов в промышленности Татарии. Казань, 1977.

Эффективность производства: сущность, факторы, показатели. Казань, 1981.

Выбор пути: точка зрения на некоторые системообразующие основы рынка труда. Казань, 1995.