Биографиясе

1955 елның 29 гыйнварында Казанда туган.

1976 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан технология университетында (1978–1981 елларда һәм 1993–1996 елларда бүленеп) эшли, 1996–2002 елларда декан, 1997 елдан икътисад кафедрасы мөдире.

ТРның Сәүдә-җитештерү палатасы рәисе урынбасары (2000), ТР икътисады буенча фәнни-методик берләшмә җитәкчесе (2006 елдан).

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре җитештерүне специальләштерүгә һәм хуҗалык итүнең яңа төрләрен өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә, РФнең мактаулы югары профессиональ белем мәктәбе хезмәткәре (2001).

Хезмәтләре

Основы функционирования предприятий в рыночных условиях. СПб., 1995.