Биографиясе

1931 елның 29 маенда, Украина ССР, Запорожье өлкәсе Бердянск шәһәрендә туган.

Львов политехника институтын тәмамлаганнан соң (1954), «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең Татарстан геологик разведка идарәсендә: 1965–1970 елларда геология бүлеге башлыгы, 1970–1986 елларда баш геолог, 1993 елдан әйдәп баручы геолог.

Бер үк вакытта 1989 елдан Һиндстанда, Төркиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә геология-разведка эшләре буенча эксперт төркемен җитәкли.

Фәнни эшчәнлеге

Татарстанда нефть ятмаларының формалашу шартларын һәм нефть структураларының урнашу закончалыкларын һәм типларын өйрәнә, девон терриген утырмаларының калынлыгын анализлау нигезендә тирәндәге күтәрелмәләрне прогнозлауның методик алымнарын эшли.

100 ләп нефть чыганагын һәм ятмаларын эзләү һәм ачу эшләрендә катнаша, 1992–1994 елларда Татарстанда битумнарны тематик тикшеренүләрнең фәнни җитәкчесе.

Сабанчы нефть чыганагын беренче ачучы.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге «Татарстан геологиясе. Стратиграфия һәм тектоника» («Геология Татарстана. Стратиграфия и тектоника») монографиясе өчен бирелә.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

История открытий и методика поисков и разведки нефти в Татарстане. Казань, 1998 (автордаш).

Тектоника Татарстана. Казань, 1998 (автордаш).