100 ләп төре билгеле, Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада киң таралганнар. ТРда 2 төре бар. Герман буяу куагы (G. germanica) – сирәк төр, Яшел Үзән районында очрый. Баллы буяу куагы (G. tinctoria) республиканың барлык районнарында киң таралган. Коры ылыслы урманнарда үсә. Яфраклары вак, кыяк-ланцетсыман. Чәчәкләре сары, чукта, озын себеркәчле чәчәк төркеменә җыелган. Җимешләре – күп орлыклы кузаклар. Герман буяу куагы 25-60 см озынлыкта, сабагы чәнечкеле; баллы буяу куагы 30-170 см озынлыкта, сабагы чәнечкесез. Май-июль айларында чәчәк ата. Орлыклардан үрчи.

Буяу куагының җир өстендәге өлешендә – алкалоидлар, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, чәчәкләрендә эфир мае бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе эч йомшарту, бәвел кудыру һәм тирләтү өчен файдаланыла.

Декоратив, аеруча чәчәк аткан вакытта.

Баллы, агулы үсемлек.

Комлы җирләрне ныгыта.

Герман буяу куагы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Баллы буяу куагы