- РУС
- ТАТ
Эчтәлек
Иванаево
Туплат. Татарстанның Балык Бистәсе районындагы авыл, Шомбыт елгасының уң кушылдыгы буенда, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогыннан 40 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1714 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Төрек-Пулат исеме белән искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау тарала.
1875 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1898 елда бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелеп, үз бинасында урнаша (1916 елда 32 ир бала һәм 32 кыз бала укый).
XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе, 2 су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл халкының имана җире 792 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.
Хәзер – Казак Чаллысы авыл җирлегендә.
1931 елда «Восход» колхозы оештырыла. 1952 елдан авылда – Каганович исемендәге, 1958 елдан – берләштерелгән «Победа» (ике хуҗалыкның да үзәге – Казак Чаллысы авылы), 1993 елдан – аерылып чыккан «Иванаево» колхозы, 1996 –1998 елларда – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 1999 елдан «Победа» авыл хуҗалыгы кооперативы (үзәге – Казак Чаллысы авылы; хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә) эшли.
Халкы башлыча Кызыл Йолдыз урманчылыгында эшли.
2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Клуб (бинасы 1984 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар. Богоявления Господня чркәве төзелеше бара (2014 елдан гыйбадәтләр кылына).
Авыл территориясендә кәшәнә баганасы (XIX йөз ахыры – XX йөз башы) сакланган.
А.Е.Яковлев (1903–1991) – Бөек Ватан сугышы ветераны, генерал-лейтенант, Ленин ордены, Суворов, Богдан Хмельницкий, ике Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры .
1782 елда – 58 ир-ат;
1859 елда – 327,
1897 елда – 642,
1908 елда – 819,
1920 елда – 753,
1926 елда – 742,
1938 елда – 727,
1949 елда – 576,
1958 елда – 458,
1970 елда – 509,
1989 елда – 307,
2002 елда – 229,
2010 елда – 177,
2020 елда – 177 кеше (керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.