Биографиясе

1904 елның 15 июле, Уфа губернасы, Уфа өязе Чуалкип авылы — 1991 елның 28 ноябре, Казан.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлаганнан соң (1929 ел), Әстерхан татар драма театрында (1929–1930 еллар), Мәскәү үзәк эшче театрында (актёр һәм директор урынбасары, 1930–1932 еллар), Ленинград татар театрында (1933–1934 еллар) эшли.

1934 елда Татар академия театрына кабул ителә.

Иҗаты

Урал шахталарында, Себердә, махсус бурыч үтәүче сугышчан отрядта хезмәт итеп, кырыс тормыш мәктәбе үткән Г.Г.Зыятдинов тормышны тирәнтен белүе белән сәхнәдә үзе иҗат иткән образларның төгәллегенә, тормышчанлыгына ирешә. Г.Г.Зыятдиновның уңай геройлары да, тискәреләре дә үз-үзләрен тотуда кыюлык, рухи көчкә ия булулары белән аерылып торалар.

Мәсәлән, барысын берсүзсез үзенә буйсындырырга тырышучы дорфа Нури («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов) Г.Г.Зыятдинов башкаруында усаллык һәм явызлыкның җанлы гәүдәләнеше булып, ә Конь образы («Дошманнар», М.Горький), караңгы, күңелсез иске тормышның миңгерәү бер фигурасы булып күз алдына килеп баса.

Тайгадагы аучы Соколов («Таня», А.Н.Арбузов), урман каравылчысы Василий («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Хөсәен Ямашев («Тукай», Ә.Фәйзи), эшче Мирвәли («Шомлы көннәр», Т.Гыйззәт), Глоба («Рус кешеләре», К.М.Симонов) образлары мөлаемлык, романтик хисләр белән өртелгән. Тархан («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Мәүлән («Ефәк сүзәнә», А.Каххар), Шәйхи («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Риппафратта («Трактирщица», К.Гольдони) образлары Г.Г.Зыятдинов башкаруында һәрберсе кызыклы, үзенчәлекле итеп, җентекләп эшләнгән образлар булып тамашачы күңелендә саклана.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980.

Автор – И.И.Илялова