1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге — Ширәмәт авылы.

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Чистай өязенә һәм Уфа губернасының Минзәлә өязенә керә, 1920 елдан ТАССРның Чистай һәм Минзәлә кантоннарында, 1921 елдан ТАССРның Чистай һәм Чаллы кантоннарында.

Оешкан көненнән Ширәмәт районында 41 авыл советы, 113 торак пункт исәпләнә, аларда 48506 (руслар — 35672, татарлар — 12277, башка милләтләр — 557) кеше яши.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә.

1940 елда мәйданы — 1342 км2, халык саны — 45,4 мең кеше; 30 авыл советы, 88 торак пункт керә.

1956 елда районның мәйданы — 1456 км2 була, 25 авыл советын һәм 89 торак пунктны берләштерә.

1960 елда район 1475 км2 җир били, 10 авыл советы, 78 торак пункт исәпләнә.

1963 елның 1 февралендә Ширәмәт районы таркатыла, биләмәсе Чаллы һәм Чистай районнарына бирелә.