Биографиясе

1907 елның 30 сентябре, Могилёв шәһәре – 1967 елның 19 декабре, Казан.

1928 елда Мәскәү икътисад-статистика институтын тәмамлаганнан соң, Казан хезмәтне фәнни оештыру институтында эшли, 1934–1937 елларда бүлек җитәкчесе.

1937 елдан Казан химия-технология институтында укыта, 1942 елдан икътисад һәм җитештерүне оештыру кафедрасы мөдире.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре техник-икътисади тикшеренүләрдә математик статистика ысулларын куллану, технологик процессларның төгәллеген билгеләү мәсьәләләренә карый.

Сәнәгатьтә җитештерү резервларын тикшеренүнең фәнни юнәлешен булдыра.

Хезмәтләре

Научная организация труда в промышленности. Казань, 1966.

Математико-статистические методы технико-экономического анализа производства. М., 1967.