- РУС
- ТАТ
Химик-технолог, химия фәннәре докторы (1997), профессор (1999), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2004)
1960 елның 19 апреле, Казан – 2006 елның 24 январе, шунда ук.
1982 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук эшли. 1985 елдан Эластомерлар эшкәртү үзәгендә эмульсион полимерлаштыру лаборатория мөдире.
Хезмәтләре полимерлар синтезына карый. Латекслардан каучук аерып алганда, И.Ю.Аверко-Антонович эмульсион һәм суспензион полимерлаштыру процессында электрохимик активлаштыру куллана. Полимер эмульсияләрне тотрыклыландыручы һәм үзгәртүче сыйфатында актив өслекле матдәләр куллануның теоретик һәм практик аспектларын эшли.
И.Ю.Аверко-Антоновичның фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре «Түбәнкаманефтехим» Акционерлык җәмгыятендә, С.М. Киров исеменедәге синтетик каучук заводында, Эстәрлетамак синтетик каучук заводында һ.б. гамәлгә кертелә.
Использование поверхностно-активных веществ различных типов в процессах эмульсионной полимеризации // Обзорная информ. / ЦНИИТЭнефтехим. Сер. Пром-сть синтетического каучука., 1989. Вып. 6 (автордаш).
Повышение эффективности процессов эмульсионной полимеризации физическим воздействием на водные среды // Обзорная информ. / ЦНИИТЭнефтехим. Сер. Пром-сть синтететического каучука. М., 1991. Вып. 2 (автордаш).
Методы исследования структуры и свойств полимеров. Казань, 2002 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.