Биографиясе

1941 елның 21 апрелендә Монголия Халык Республикасының Ундурхан шәһәрендә туган.

1963 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1985 елдан гомуми физика кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1991 елдан физика факультеты деканы, органик кушылмалар төзелешен өйрәнү фәнни-тикшеренү лабораториясенең ТМР спектроскопия төркеме җитәкчесе.

Фәнни иҗаты

Төп хезмәтләре молекуляр спектроскопиягә һәм молекуляр динамикага карый.

Башка галимнәр белән берлектә органик кушылмалардагы химик алмашу процессларының гомуми принципларын ТМР кысаларында тасвирлауны үстерә, элек тасвирланмаган яки молекулалар берләшүенең төгәл ачыкланмаган кайбер механизмнарын тәкъдим итә, гетероциклларның стереодинамик закончалыкларын ачыклый, целлюлоза төрләренең структурасын билгеләү буенча фундаменталь тикшеренүләр уздыра.

БДБ илләренең ТМР спектроскопистлары ассоциациясе вице-президенты, «Новости ЯМР в письмах» бюллетене баш мөхәррире.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләр

Новые аспекты применения ЯМР в исследовании процессов химического обмена // Успехи химии. 1985. Т.54. № 10 (автордаш).

Физика вокруг нас. М., 1998 (автордаш).

DMR spectroscopy of middle size heterocycles // The latest MR research in organic and polymer chemistry in Russia. N.-Y., 1996 (автордаш).

Conformational Analysis of MNCB (MBNC) Esters and Amides: Promising Chiral Reagents for Stereoselective Applications // Tetrahedron. 55. 1999.

Автор – Р.Г.Усманов