Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1934 елда манарасы киселә, бинасы мәктәпкә бирелә, 1950 елда сүтелә), “Күл буе” мәдрәсәсе, җил тегермәне, мануфактура һәм 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1488 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково,1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Мөрәле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Маркс исемендәге колхоз оештырыла. 1959 елда “Память Ленина” колхозы (Фёдоровский авылы) составына керә. 1989 елдан “Урожай” колхозы (үзәк утары) составында. 1998 елдан – “Урожай” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Золотой Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2004 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда авылда җидееллык мәктәп (яңа бина төзелә, 1933 елда янып юкка чыга, мәктәп элекке мәчет бинасына күчерелә) ачыла, 1934 елда – урта, 1939 елда – башлангыч, 1950 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1992 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1977 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1972 елдан), балалар бакчасы (1992 елдан), мәчет (1991 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Яшь йөрәкләр” театр коллективы (2015 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Кизләү” (2003 елда), “Боламык кизләве” (2016 елда) чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

И.Н.Мифтахов (1942 елда туган) – генерал-майор, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 86 ир-ат;
1859 елда – 648,
1897 елда – 1251,
1908 елда – 1539,
1920 елда – 1483,
1926 елда – 1197,
1938 елда – 1543,
1949 елда – 981,
1958 елда – 917,
1970 елда – 876,
1979 елда – 761,
1989 елда – 611,
2002 елда – 507,
2010 елда – 496,
2017 елда – 486 кеше (татарлар).