Биографиясе

1938 елның 21 гыйнвары, Ростов-Дон шәһәре — 2017 елның 6 июле, Казан.

Оренбург зенит артиллериясе училищесен (1958) тәмамлый.

1963 елдан СССР Кораллы Көчләрендә, 1963–1975 елларда батарея командиры, ракета бригадасы командиры урынбасары (Краснодар шәһәре).

1975–1980 елларда Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә ракета бригадасы командиры.

1989–1993 елларда ракета гаскәрләренең М.Н.Чистяков исемендәге Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесе начальнигы.

1993 елдан запаста.

1993–1994 елларда ТР ЮСның 1 нче категорияле белгече.

1994–2000 елларда «Казан Кремле» музей-саклаулыгы директоры урынбасары, 2003 елдан гражданнар оборонасы штабы башлыгы.

2000–2003 елларда ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә.