Биография

1930 елның 12 апреле, Арча районы Чөмә-Елга авылы – 2002 елның 3 гыйнвары, Чаллы шәһәре.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1959 ел).

1948–1950 елларда Саба районының Иләбәр башлангыч, 1950–1985 елларда Эзмә урта мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Иҗаты

Балаларга багышланган «Яшьлек таңы» дип исемләнгән беренче шигырьләр китабы 1964 елда басыла.

Аның «Чын герой» (1968 ел), «Нәни врач» (1970 ел), «Әниснең алмалары» (1980 ел), «Йөгерек елга» (1991 ел) җыентыкларында тупланган хикәяләрендә балаларны кече яшьтән үк тәвәккәл, бер-берсенә ярдәмчел, туган җирне яратучы кешеләр итеп тәрбияләүнең әһәмияте турында сүз бара.

Әсәрләре мавыктыргыч, юмор хисе белән сугарылган.

Әдәбият

Заһирә Гомәровага – 70 яшь: Кыскача био­графия // Казан утлары. 2000. № 4.