- РУС
- ТАТ
зоотехник, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1975)
1924 елның 20 апреле, Тәтеш кантоны Бессоново авылы — 1991 елның 8 марты, Казан.
КПСС ҮК каршындагы Югары партия читтән торып уку мәктәбен (Мәскәү, 1957), Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1966) тәмамлый.
1940–1942, 1947–1951 һәм 1955–1959 елларда Тархан (хәзерге Тәтеш) районында эшли, КПССның район комитеты инструкторы (1947–1949), секретаре (1956–1957), район башкарма комитеты рәисе урынбасары (1957 дән). 1951–1953 елларда КПССның Мамадыш райкомы оештыру бүлеге мөдире, 1953–1955 елларда секретаре.
1959–1962 елларда Алексеев районының «Большевик» совхозында, 1962–1967 елларда Азнакай районының Вахитов совхозында директор.
1967–1972, 1975–1976 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары.
1972–1975 елларда ТАССРның Республика совхозлар берләшмәсе башлыгы.
1976–1981 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында директор урынбасары.
1981–1983 елларда Татарстан хуҗалыкара «Свинопром» ҖБ башлыгы.
1983–1986 елларда Биектау районының «Озёрный» совхозы директоры.
1963–1970 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Октябрь Революциясе, ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, РСФСР, ТАССР Югары Советлары Президиумнарының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Автор — А.М.Ахунов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.