Тарихы

Авыл 1710−1711 еллардан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Сәрәпәле исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элек чукындырылган ясаклы татарлар һәм чукындырылмаган һәм яңа чукындырылган ясаклы чуашлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

Христиан динендәге халкы Поручик авылының Казан Богородица чиркәве приходына карый. XIX йөз ахырында ике сыйныфлы миссионерлык мәктәбе ачыла (1907 елда 27 укучы укый).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне була. XX йөз башында вак-төякләр, икмәк саклауһәм сату кибетләре эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1230 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 135 хуҗалыкның 16 сындә ат юк, 97 − бер, ике, 22 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 1041 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 276 умарта оясы теркәлә.

1919 елда авыл акгвардиячеләр һөҗүменә дучар була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Поручик авыл җирлеге составына керә.

1928−1929 елларда авылның 25% ын тәшкил иткән чуашлар, Канаш авылын нигезләп, күчеп китәләр.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Большевик” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.П.Николаев). 1950 елдан − зурайтылган “Родина” колхозы, 1973 елдан − Район мөгезле эре терлек симертү хуҗалыкара берләшмәсе, 1990 елдан – “Зәй” совхозы, 1998 елдан – “Заман” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы (барсының да үзәк утары – Зәй шәһәрендә), 2003 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасы бүлекчәсе составында (кырчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

2008 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (берничә тапкыр үзгәртелә; 1970 елда яңа бина төзелә, 1974−1985 елларда мәктәп каршында интернат эшли).

Клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар (икесе дә 1988 елда төзелгән бинада). Чишмә төзекләндерелгән.

Халык саны

1859 елда – 325,
1897 елда – 748,
1913 елда – 901,
1920 елда – 593,
1926 елда – 1070,
1938 елда – 833,
1949 елда – 663,
1958 елда – 541,
1970 елда – 549,
1979 елда – 320,
1989 елда – 197,
2002 елда – 181,
2010 елда – 194,
2017 елда – 196 кеше (татарлар – 89%, шул исәптән керәшен татарлар – 83%).