Эчтәлек

Латинчадан affixus – ялганган, ныгытылган, ябыштырылган.

Сүзнең кайсы урынында килүенә карап, аффикс берничә төргә бүленә:

  • алкушымча (яки префикс) – сүзнең тамыры алдыннан килә (немец телендәге ber+lesen hәм рус телендәге про+читать);
  • кушымча – тамырдан соң килә (эш+че, очу+чы);
  • инфикс – тамыр уртасында килә (инглизчә stand – басып торырга сүзе stold – басып торган, торды сүзеннән);
  • интерфикс – рус телендә ике тамырны кушу (лес+о+степь) яки татар телендә сузык авазлар белән чиктәш ике янәшә морфеманы ялгау өчен (алты+ш+ар) кулланыла;
  • трансфикс – гарәп телендәге кебек (кәтәбә – укырга, к+и+таб – китап, кат+и+б – сәркәтип), сүзнең тамырын ике өлешкә бүлә;
  • конфикс – сүзнең тамырына яки нигезенә бер үк вакытта ике яктан ялгана торган ике морфема (с+делать+ся, под+стакан+ник);
  • флексия яки сүзне үзгәрткәндә грамматик мәгънә белдерә торган кушымча (өстәл, өстәл+гә, өстәл+не; ала+м, ал+а, ала+лар).

Функциональ яктан аффикс сүз ясагыч, грамматик (форма ясагыч), стилистик төрләргә аерыла.

Сүз ясагыч аффикс, тамыр яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерә (мәсәлән, ур+ак, эш+ләү, иген+че, утыр+гыч).

Грамматик характердагы аффикс нинди дә булса грамматик категория белән бәйле мәгънәне белдерә яки сүзнең грамматик формасын ясый. Грамматик аффиксның ике төре билгеле: синтаксик (сүзләрне бәйләүче) hәм форма ясаучы аффикслар. Мәсәлән, татар телендә грамматик аффиксның күпчелеге җөмләдәге сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен кулланыла (синтаксик яки сүзләрне бәйли торган аффикс). Хәзерге татар телендә грамматик аффикска килеш, тартым, зат-сан кушымчалары керә. Грамматик аффиксның икенче бер төренә сүзнең формасын үзгәртүче (форма ясагыч аффикс), мәсәлән, сыйфат фигыль, сыйфат дәрәҗәләрен ясаучы кушымчалар керә. Кайбер аффикс сүз ясагыч та, форма ясагыч та була ала. Мәсәлән, юнәлеш аффиксы (тукта+л, ки+ен), барлык-юклык аффиксы (сыер+лы булдык) hәм -сыз/-сез (ат+сыз калдык).

Әгәр аффикс сүзнең стилистик төсмерен генә үзгәртсә, стилистик аффикс дип атала (күгәрчен+кәй, кыз+чык).

Әдәбият

Хангилдин В.Н. Татар телендә сүз ясалышы // Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни-практик конференция материаллары. Казан, 1953.

Общее языкознание. Внутренняя структура языка. М., 1972.

Ганиев Ф.А. Татар грамматикасы. М. – Казан, 1998. Т. 1.

Автор – Ф.Ә.Ганиев