Административ-территориаль буйсынуы

1914 елда Яңа Саклау авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә.

Оештырылган вакытыннан Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзлә волостенда. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Николаевка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда берүк исемдәге колхоз оештырыла, 1950 елда – “9 января” колхозы, 1957 елдан – “Урожайный” совхозы, 1965 елдан “Ямашевский” совхозы составына керә. 2003 елдан – “Ямашевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1933–2006 елларда – башлангыч мәктәп, 2016 елга кадәр клуб эшли.

Күренекле кешеләре

С.Ш.Әхмәтшәрипова (1948 елда туган) – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актрисасы;

Л.Б.Галиәскәрова (1934–1996) –медицина фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган табибе, Казан дәүләт табибләрнең белемен күтәрү институтының күз авырулары кафедрасы мөдире (1986–1996 елларда);

М.А.Иванов (1962–2015) – композитор;

М.М.Мәүлиев (1929–2011) – тау технигы, Социалистик Хезмәт Герое;

Р.М.Мәрдиханов (1930–1996) – драма актеры, ТССРның халык артисты;

В.А.Сәлимов (1941елда туган) – генерал-майор, ТРның атказанган юристы, ТР Дәүләт иминлеге комитеты рәисе (1993–1999 елларда);

Н.Б.Сәлимов (1941–2003) – математик, физика-математика фәннәре кандидаты;

Р.Б.Сәлимов (1931елда туган) – математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе;

Р.А.Сәлимова (1928 елда туган) – ТРның атказанган зоотехнигы, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1926 елда – 89,
1938 елда – 179,
1949 елда – 181,
1958 елда – 199,
1970 елда – 177,
1979 елда – 108,
1989 елда – 49,
2002 елда – 58,
2010 елда – 39,
2017 елда – 32 кеше (татарлар).