Географик урыны

Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә, Татарстанның Буа районы, Чуашстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белән чиктәш урнашкан.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Район үзәге – Иске Чүпрәле авылы.

Мәйданы – 1929,5 кв.км.

2018 елда халык саны – 22280 кеше.

Милли составы:

Район составына 52 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр – территориясе Сембер губернасының Буа өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Буа кантонына керә. Оештырылган вакытында аның составына 40 авыл советы, 59 торак пункт керә, аларда 64275 кеше яши (шуларның 41523е – татарлар, 22500е – чуашлар, 252се – руслар).

Район чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елда Чүпрәле районының берничә авыл советы кабат оештырылган Буденный районына күчерелә. 1940 елда Чүпрәле районының мәйданы 824 кв км тәшкил итә, халык саны – 57,4 мең кеше, авыл советлары – 35, торак пунктлар – 52. 1959 елның 12 октябрендә бетерелгән Чынлы районының бер өлеше Чүпрәле районына күчерелә. 1960 елда районның мәйданы 1103 кв км тәшкил итә, 21 – авыл советы, 61 торак пункт исәпләнә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Чүпрәле районы бетерелә, территориясе Буа районына бирелә. 1966 елның 30 декабрендә яңадан торгызылганнан соң районның мәйданы – 1047 кв км тәшкил итә, халык саны – 49,1 мең кеше, 19 – авыл советы, 55 торак пункт исәпләнә.

2018 елга район мәйданы 1029,5 кв км тәшкил итә, халык саны – 22280 кеше, шул исәптән татарлар – 57,5%, чуашлар – 41,1%, руслар – 1,1%. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 21,6 кеше.

Административ-территориаль бүленеше

Хәзерге вакытта район составына 19 авыл җирлегенә берләштерелгән 52 торак пункт керә:

  • Алёшкин-Саплык (Татар Саплыгы, Яңа Задур, Яңа Дуван, Иске Дуван, Алёшкин-Саплык авыллары),
  • Зур Аксу (Зур Аксу, Чуаш Бизнәсе авыллары),
  • Зур Чынлы (Зур Чынлы авылы),
  • Городище (Городище, Яңа Чәке авыллары),
  • Звезда (Хорновар-Шигали, Чепкас-Илмәт, Коршанга-Шигали, Урманасты-Шигали, Яңа Шигали авыллары),
  • Кече Чынлы (Кече Чынлы авылы),
  • Марс (Түбән Каракитә, Югары Каракитә, Татар Бизнәсе авыллары),
  • Матак (Матак, Мөчәли, Чуаш Ишлесе авыллары),
  • Түбән Чәке (Түбән Чәке, Югары Чәке, Кече Аксу, Иске Чәке, Татар Шатыршаны авыллары),
  • Яңа Борындык (Борындык тимер юл станциясе поселогы),
  • Яңа Әлмәле (Яңа Әлмәле, Яңа Чокалы авыллары),
  • Яңа Ишле (Яңа Ишле, Яңа Кәкерле, Иске Ишле авыллары),
  • Үби (Үби, Кече Үби, Яңа Үби, Иске Үби, Татар Үбие авыллары),
  • Иске Чүпрәле (Иске Чүпрәле, Яңа Чүпрәле, Иске Әлмәле авыллары),
  • Иске Кәкерле (Иске Кәкерле, Татар Төкесе авыллары),
  • Иске Чокалы (Иске Чокалы авылы),
  • Иске Шәйморза (Иске Шәйморза, Чуаш Шәйморзасы, Кече Шәйморза авыллары),
  • Чуаш Чүпрәлесе (Чуаш Чүпрәлесе, Кушкуак, Хайбулдино авыллары),
  • Шылангы (Шылангы авылы).

Геологик төзелеше

Чүпрәле районы Токмово тектоник гөмбәзенең көнчыгыш авышлыгында – Идел-Кама антеклизасының көньяк-көнбатыш өлешендә җир кабыгы катламнарының сөзәк аркасыман күтәрелгән урынында урнашкан.

Җир өслеге мезозой токымнарыннан тора. Территориянең 75%тан артыгын түбәнге акбур системасының комсу-балчыксыл утырмалары били, алар караңгы-соры һәм көрән-соры тыгыз, ара-тирә кантарлы, карбонатсыз балчыклардан тора. Түбәнге акбур утырмаларының гомуми калынлыгы 150–200м га кадәр.

Районның көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлешләрендә субүләрләрнең югары өлешләре югары акбур токымнары – ачык-соры опока һәм комлы акбур катламнардан торган калын (30–35 м) ачык-соры һәм соргылт-ак акбурсыман карбонатлы мергельләр белән капланган.

Төньяк-көнчыгышта Кече Чынлы елгасы үзәненең сул авышлыгында борынгырак югары Юра системасы токымнары ачыла – соры балчыклар, мергельләр, комнар, сазлы-яшел комлыклар, битуминозлы алевралитлар, югары өлешендә фосфорит кисәкле катламнар.

Рельефның текә элементларыннан тыш, бар җирдә дүртенчел утырмалар таралган: районның төньягында һәм төньяк-көнбатышында флювиогляциаль комнар, елга террасаларының комлы-балчыклы аллювийлары; субүләрләрнең сөзәк авышлыкларында элювиаль-делювиаль токымнар; субүләрләр өслегендә вакташлы-балчыклы элювийлар.

Рельеф

Территориянең рельефы төньякка һәм төньяк-көнчыгышка таба түбәнәя баручы калку тигезлектән гыйбарәт (биеклеге 170–220 м).

Иң зур биеклекләр районның көнбатыш өлешендә Зөя һәм Сүрә елгалары субүләрендә күренә. Максималь абсолют билге 263,9 м (Түбән Чәке авылы янында) тәшкил итә, шулай ук ТРның бөтен Идел алды территориясенең югары ноктасы санала.

Иң кечкенә абсолют билге 91,4 м Кече Чынлы елгасы юлына туры килә. Биеклекләр тирбәнешенең гомуми амплитудасы 172,5 м. Эрозион телгәләнү тирәнлеге 100–150 м.

Елга аралары киңлекләре Идел буе калкулыгында көньяк-көнбатышта 220–260 м биеклек белән һәм төньякта һәм төньяк-көнчыгышта 210–220 м биеклек белән эрозион-денудацион платодан гыйбарәт. Плато елга үзәннәре белән азрак таулы-чокырлы өслекле аерым массивларга һәм озын сөзәк авышлыкларга бүлгәләнгән. Иң калку субүләрләр (260 м дан артык) көньяк-көнбатышта урнашкан. Бу Иделнең уңъяк яры буйлап төньякта Түбән Новгород шәһәреннән көньякта Волгоград шәһәренә кадәр җәелгән Идел буе калкулыгында югары платоның бердәнбер иң төньяктагы калдыклары.

Кече елгаларның үзәннәре яхшы эшкәртелгән, төпләре киң һәм аллювийлардан (су агымнары утырмалары) тора. Елга үзәннәре төзелешенең үзенчәлеге –авышлыкларның кискен асимметрияле булмавы (ике авышлык та сөзәк; 3–4 градуска сөзәгрәк).

Үзәннәр битләүләре башлыча төрле катламлы делювиаль-солифлюкцион балчыклы туфрактан тора. Авышлыкларның өслеге ерымнар һәм сызалар белән телгәләнгән. Текә авышлыклы озын ерымнар Чынлы, Кече Чынлы һәм Бизнә елгаларының югары агымнары буенда аеруча киң таралган. Елга үзәннәренең сөзәк битләүләрендә сай киселеп кергән урыннары булган сызалар, делювиаль-солифлюкцион утырмалары булган сөзәк авышлыклар таралган. Сызаларның төпләре һәм сөзәклекләре кәсләнгән, аларда болын үсемлекләре үсә. Печәнлек һәм көтүлек буларак файдаланылалар.

Елга үзәннәренең текә (7–8 градустан артыграк) битләүләрендә, ерымнар һәм сызаларда шуышма процесслары күренә, аеруча акбур системасының түбәнге бүлеге балчыкларында һәм комлы катламнарында су йөртүче катламнар булган юра системасының югары бүлегендә.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә Татарстанда зур Татар-Шатыршаны цеолитлы токымнар чыганагы тикшерелгән. Цеолитлар адсорбент сыйфатында, төзелеш эшләнмәләре компонентлары буларак, авыл хуҗалыгында кулланыла ала.

Фосфоритлар чыганаклары бар, алар юра системасы югары бүлегенең түбәнге һәм югары Идел ярусларына һәм акбур системасы түбәнге бүлегенең готерив һәм альб ярусларына (Городище, Чынлы, Үби) карыйлар. Концентратта фосфатлар 14–20% булуга карамастан, файдалы горизонтлары юка катламлы (5–34 см) булганга чыганак үзләштерелми.

Түбән Идел утырмаларында шулай ук янучан сланец чыганаклары табыла (Чынлы, Иске Шәйморза), алар аерым юка катламлы пластлар (10–95 см) булып яталар.

Карбонатлы токымнарның вак чыганаклары эшкәртелә, башлыча ачы туфракларны известьләү өчен.

Климаты

Климаты уртача-континенталь, җәе җылы һәм кышы уртача салкын. 1966–2004 елларда уртача еллык һава температурасы 3,9°С. Уртача температура гыйнварда –11,5°С, июльдә – +19,1°С. Абсолют максималь еллык һава температурасы июльдә (38,4°С), абсолют минимум декабрьдә (–44,7 °С) билгеләнә. Вегетция чоры (температура 10°С тан югары булган чор) 133–136 көн дәвам итә.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 493 мм, җылы чорда 354 мм (апрель–октябрьдә). Беренче көзге кыраулар гадәттә 29 сентябрьдә күзәтелә, соңгы язгы кыраулар 4 майда була. Җылы көннәр 147 көн дәвам итә.

Тотрыклы кар катламы ноябрьнең өченче декадасы башында барлыкка килә, ул уртача 139 көн тора, кар эрүнең уртача датасы 10 апрельгә туры килә. Кар катламының уртача биеклеге – 32 см (10–68 см), кырларда кар суларының уртача запасы 108 мм (29–182 мм), еллык явым-төшемнәрнең 21,9%ын тәшкил итә.

Җил юнәлеше: кышын – көнбатыш (25,3%) һәм көньяк-көнбатыш (18,3%) һәм көньяк (18,4%) җилләре өстенлек итә; җәен – көнбатыш (20,2%), төньяк-көнбатыш (18 %) һәм төньяк (14,2%) җилләре еш кабатлана. Язын һәм җәен еш кына корылыкка китерүче көньяк-көнчыгыш җилләре исә (10 көнгә кадәр).

Су ресурслары

Елга челтәре Зөя һәм Сүрә елгалары бассейннарына керә. Чүпрәле районында Сүрә елгасы бассейнына керүче Бизнә һәм Олы Яклы елгалары югары агымнары урнашкан.

Район территориясендә иң зур елга – Кече Чынлы, Чынлы елгасының сул кушылдыгы, көнбатыштан (Чуаш Чүпрәлесе авылыннан) көнчыгышка таба ага. Елганың озынлыгы 54 км, шул исәптән район эчендә 50 км.

Чынлы елгасы (гомуми озынлыгы 54 км, шул исәптән район эчендә 18 км) районның көньяк-көнчыгышында башлана һәм Ульяновск өлкәсе чиге буйлап ага, Буа районы территориясендә Зөя елгасына коя.

Бизнә елгасы районның көнбатыш өлешендәге югары платода башлана (озынлыгы 98 км, районда – 14 км), төньяк-көнбатыш юнәлешендә ага, күрше Чуаш Республикасы территориясендә Сүрә елгасына коя.

Шул ук платодан Олы Яклы елгасы башлана (озынлыгы 55 км, районда – 20 км), көньяк-көнбатыш юнәлешендә үзенең Мәмәш (уң) һәм Маклавыш (сул) кушылдыкларын кабул итеп ага, Ульяновск өлкәсе территориясендә Барыш елгасына коя.

Районның төньяк өлешендә югары агымда Олы Карлы елгасы ага, Карлы елгасының уң кушылдыгы (озынлыгы 28 км, районда – 12 км).

 Елга челтәренең тыгызлыгы 0,18 дән (Бизнә, Олы Яклы) 0,40 км/кв км га кадәр (Олы Карлы, Маклавыш) үзгәрә. Елгалар башлыча аз сулы, межа вакытындагы су чыгымы 0,2 куб.м/с дан артмый, кайберләре җәй көнендә еш кына кибәләр. Ноябрь уртасында елгаларда боз капламы барлыкка килә, ул апрель уртасына кадәр тора. Бозның калынлыгы 40–50 см тәшкил итә. Гидрологик режим язгы ташуларның югары булуы белән характерлана, тугайлар су астында кала. Җәй көне елгалардагы су өсте тигезлеге кинәт түбәнәя.

Туфрак

Районның туфрак капламы нигездә кара туфраклы. Аларга авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең 82,3%ы туры килә.

Селтесезләнгән кара туфраклар, уртача ярлы һәм ярлы туфраклар (гумус катламы 40–80 см һәм күбрәк) таралган. Елга аралары киңлекләрен һәм субүләрләрнең сөзәк авышлыкларын билиләр. Рельефның югарырак элементларында (200 м дан югары) Олы Яклы, Чынлы һәм Кече Чынлы елгалары субүләрләрендә көлсу кара, башлыча уртача ярлы туфраклар формалашкан.

Шактый мәйданнарны типик кара туфраклар били, алар районның көнчыгыш өлешендә Чынлы һәм Кече чынлы елгалары үзәннәренең түбәнәйгән участокларында таралган. Гумус горизонты катламы бу туфракларда 80–120 см га җитә, гумус – 10–12%.

Көнбатышның калку өлешендә субүләрләрдә һәм аларның чыгынты битләүләрендә соры урман туфраклары таралган, авыл хуҗалыгы файдалану җирләре мәйданнарының 3,9%ын били.

Районның көнбатышында аерым зур булмаган таплар булып комсу сулы-бозлык утырмаларында кәсле-көлсу туфраклар очрый. Көньякта һәм көньяк-көнбатыш өлешендә карбонатлы токымнарда кәсле-карбонатлы туфраклар формалашкан, аларның өслеге вакташлы. Тугайлы участокларга аллювиаль кәсле туенган туфраклар туры килә.

Төп туфрак барлыкка китерүче токымнар – түбән акбур һәм юра системасы балчыкларының ашалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән элювиаль, элювиаль-делювиаль утырмалар. Гранулометрик состав буенча туфраклар кәсле-көлсу һәм комсу туфраклардан тыш, авыр балчыклы һәм балчыклы. Кара туфракларның югары уңдырышлылыгы һәм игенчелек өчен уңайлы тигезлекле рельеф булганга, җирләрнең 79%тан артыгы сөрелгән. Районның көнчыгыш өлешендә сөрелгән җирләрнең өлеше 86%ка җитә.

Флора

Чүпрәле районы урман-дала зонасында урнашкан. Табигый үсемлек капламы кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге аркасында сизелерлек үзгәргән. Урманнар 3051 га мәйданны били, зур булмаган массивлар булып районның көнбатышында Олы Яклы һәм Бизнә елгалары бассейннарының калку субүләрләрендә урнашкан, саклагыч урманнар категориясенә керәләр.

Территориянең урманлылыгы республикада иң кечкенә һәм 2.9% тәшкил итә. Өрәңге, юкә, имән урманнары өстенлек итә, үлән капламасы сәрдә, йолдызак, төрле үләнле-кыяклы, куаклыклар катнашмасыннан тора. Урман белән капланган мәйданнарның 52%тан артыгын йомшак яфраклы токымнар (юкә, каен, усак) били, ылыслы токымнар (нарат, чыршы) – 30%ны, каты яфраклылар (өрәңге, имән) 17,4%ны алып тора. Урманнарның күп өлеше (77,8%) – яшь агачлар (нигездә наратлар) һәм урта яшьтәге агачлар.

Болыннар төрле типчаклы-йончалы үләннәрдән һәм төрле типчаклы дала үләннәреннән гыйбарәт. Сыза һәм ерымнар авышлыкларында, кече елга тугайларында, урман алдында, сөрүле җирләр һәм торак пунктлар буйларында таралган. Кыяклылардан бик еш тар яфраклы йонча, типчак, гади кырчыл, кызыл солыча, яр кындырагы, кузаклылырдан – тау тукранбашы, шуышма тукранбаш, болын тукранбашы, ураксыман люцерна, тычкан борчагы, төрле үләннәрдән – гади меңьяфрак, дарулы тузганак, көзге гөлбаба, ташъяргыч очрый.

Барлыгы район территориясендә көпшәле үсемлекләрнең 816 төре ачыкланган. Болыннар көтүлек һәм печәнлек буларак файдаланыла (18,9 мең гектар).

Фауна

Район территориясендә урманда һәм далада яшәүчеләрнең төрләре – поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, ак һәм үр куяны, төлке, бүре, сусар, бурсык, кондыз, йомран, соры челән, соры көртлек яши.

19 сирәк төр һәм бетү алдында торган төрләр билгеле, шул исәптән имезүчеләрнең 6 төре – колаклы керпе, тимгелле йомран, соры әрлән, зур йоклач, дала чуары, зур кушаяк; кошларның 8 төре – кыр карчыгасы, болын карчыгасы, шөпшәашар, кабер каракошы, гади торымтай, йорт ябалагы, күк карга, чал тукран; умырткасызларның 5 төре – өлешле аргиопа (үрмәкүч), перламутр алтынкүз, гади болан, гади умарта корты, тарантул-бөе билгеле.

Саклана торган территорияләр

Районның табигать-тыюлык фондында 6 аерым саклаулы территория бар, гомуми мәйданы 721,79 гектар (район мәйданының 0,75%). Аңа төбәк өчен әһәмиятле табигать истәлекләре керә: “Кирәмәт” (“Яңа Чәке урман-даласы”) – 121,49 гектар, “Биби-Айшә” – 55,9 гектар, “Чынлы елгасы башы” – 139,9 гектар, “Чиста Алан” - 280 гектар, “Шерелдәүк ерым” – 90,4 гектар, “Мордва болыннары” – 34,1 гектар.

“Кирәмәт” (“Яңа Чәке урман-даласы”) табигать истәлеге Олы Яклы елгасы бассейнында урнашкан, 1991 елда бүлеп алынган. Сакланып калган участокка куаклыклар һәм үсемлекләрнең сирәк төрләре белән төрле үләнле-типчаклы дала керә (яфраксыз кылыч уты, тәбәнәк миндаль, каурый кылган һәм матур җибәләй, чүл солысы, Геннинг кәвәне, рус төймәбашы, йолдыз чәчәк).

“Биби Айшә” табигать истәлеге Чынлы елгасы бассейнында урнашкан, 2008 елда бүлеп алынган. Ерымлы-сызалы система авышлыгындагы коры үзәнле болын. Анда көпшәле үсемлекләрнең 80 төре, кошларның 22 төре, имезүчеләрнең 3 төре билгеләнгән. ТРның Кызыл китабына сары корташар, болын карчыгасы, тимгелле йомран кертелгән.

“Чынлы елгасы башы” табигать истәлеге 2008 елдан бүлеп алынган. Ерымлы-сызалы системаның сазланган участокларын һәм коры үзәнле болыннарны били, анда үсемлекләрнең сирәк төрләре үсә. Иткызыл бармактамырның зур популяциясе бар (ТРның Кызыл китабында). Сазлыклы комплекстан агып чыккан чишмәләр Кече Чынлы елгасы башын барлыкка китерәләр.

“Чиста Алан” табигать истәлеге 2008 елда бүлеп алынган, урман аланы һәм ерымлы-сызалы системаның Бизнә елгасы үзәнендәге чишмәле участогы. Флорага көпшәле үсемлекләрнең 70 төре керә, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр (саз билчәне, чуар һәм иткызыл бармактамыр). Орнитофаунада 16 төр бар, шул исәптән сары корташар, болын карчыгасы (ТРның Кызыл китабында).

“Шерелдәүк ерым” 2008 елда бүлеп алынган. Олы Яклы елгасының уң кушылдыгы Мимәш елгасын туендыручы күп инешләре булган ерымлы-сызалы системаны били. Кыяклы, кыяклы-төрле үләнле һәм кыяклы-чүп үләнле болыннар. Нәзек кылыч гөлнең (ТРның Кызыл китабында) зур популяциясе бар.

“Мордва болыннары” табигать истәлеге 2008 елда бүлеп алынган. Агач-куаклы үсемлекләр һәм ерым төпләрендә чишмәләр булган ерымлы-сызалы системадан гыйбарәт. Сызалар авышлыкларында минераль җир асты сулары чыгып, уникаль “асылмалы сазлыклар” барлыкка килгән, аларда сулар торф ятмаларыннан бәреп чыга һәм сазлык өслегенә чишмә булып ага.

Икътисад

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә алып барыла. Авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 82,9 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән сөрүлек җирләр – 68,8 мең гектар (2019 ел). Сабан һәм уҗым бодае, уҗым арышы, арпа, солы, тары, карабодай, борчак, шикәр чөгендере игелә. Ит-сөт терлекчелеге һәм үсемлекчелек үсеш алган.

Бүгенге көндә районда 5 авыл хуҗалыгы предприятиесе (“Ак Барс Чүпрәле”, “АгроТрансПорт”, “Чынлы”, “Эталон-Агро”, “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр) һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештереп сатучы крәстиян-фермер хуҗалыклары эшли.

Районның сәнәгать предприятиеләре арасында – “Государев Амбар” (он һәм катнаш азык җитештерә), “Дрожжаноеагрохимсервис” (2008 елдан, минераль ашламалар җитештерә), “Дрожжановская ПМК “Мелиорация” (2006 елдан, җир эшләре) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, “Цеолиты Поволжья” ачык акционерлык җәмгыяте (2013 елдан, химия сәнәгате һәм минераль ашламалар җитештерү өчен минераль чимал чыгара) бар.

2016 елга кадәр – кирпеч заводы, 2018 елга кадәр сөт заводы эшли.

Мәдәният

Мәдәният һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы оешмалар: район Мәдәният йортлары, 23 авыл мәдәният йорты, 13 авыл клубы, 3 автоклуб, 83 үзешчән халык иҗаты оешмасы, шуларның сигезе “халык” исемен алган:

  • “Таң” җыр һәм бию ансамбле,
  • “Сепрель” чуаш фольклор ансамбле,
  • татар халык театры,
  • “Хелхем” чуаш фольклор ансамбле (барысы да Иске Чүпрәле авылында),
  • “Яшьлек” хореография коллективы (Шылангы авылы),
  • “Сөмбелә” татар фольклор коллективы (Иске Шәйморза авылы),
  • “Шусам” чуаш фольклор коллективы (Чуаш Шәйморзасы авылы),
  • “Хуранвар” чуаш халык уен кораллары ансамбле (Хорнавар-Шигали авылы),
  • “Бөтерчек” балалар театр коллективы (Иске Чүпрәле авылы, “үрнәк” исемен йөртә).

Районда 32 китапханә, 3 музей (Чүпрәле районының төбәк тарихын өйрәнү музее һәм аның филиаллары: Иске Шәйморза авылында А.Ш.Абдреев исемендәге “Җир һәм кешеләр” музее, Яңа Үби авылында П.В.Дементьев исемендәге музей) бар.

1970 елда район үзәгендә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла: башта Пионерлар йортында урнаша, 1990 елда аңа элекке хәрби комиссариат бинасы бирелә, 2013 елдан музей элекке “Агробанк” бинасында. Экспозиция мйданы – 160 кв.м , коллекциядә 5 мең саклау берәмлеге исәпләнә (оештыручысы – Р.Ф.Низамов).

Ике залда урнашкан экспозиция төбәк тарихына, районның күренекле кешеләренә багышланган. Палеонтологик, археологик коллекцияләр, мишәрләр һәм чуашларның киемнәре, көнкүреш әйберләре бар. “Районның хезмәт даны” бүлегендә Социалистик Хезмәт Геройлары – Ә.Ш.Абдреевның, У.Г.Алиевның, П.В.Дементьевның, Л.В.Дергуновның, А.Ф.Мокшинның, С.Е.Немасовның, Р.М.Низаметдиновның, А.С.Сабирҗановның фотографияләре һәм документлары урнаштырылган.

Бөек Ватан сугышына багышланган бүлектә “Үлем Үзәне”ннән табылдыклар, совет һәм немец кораллары үрнәкләре, солдат көнкүреше әйберләре, сугыш еллары телефон аппараты куелган. Советлар союзы Геройлары – З.З.Алимов, С.А.Уганин, Н.Г.Фазлаев, М.К.Хәкимов, П.С.Юхвитов, Дан орденының тулы кавалеры – З.М.Арусланов, Россия Герое Г.Г.Хәйруллинның документлары җыелган.

Бер бүлек районның күренекле кешеләре белән таныштыра: шагыйрь-публицист Ш.Мөдәррис, шагыйрь З.Нури, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Р.Таҗетдинов, ТАССРның халык артисты Һ.Солтанов.

Музей территориясендә ачык һавада “Дуслык йорты”, “Туган якның әдәби-иҗат мирасы” экспозициясе, оста куллар күргәзмәсе урнаштырылган.

Татар һәм чуаш телләрендә “Туган як” – “Таван ен” район газетасы чыга (1931 елдан). Беренче исеме – “Коммунар”, 1967 елдан – “Яңа юл” – “Сене сул”, 1998 елдан хәзерге исемдә.

Район территориясендә 23 археология истәлеге табыла, алар арасында – 2 шәһәрлек, 8 авыллык бар.

Район территориясендә 28 мәчет һәм 11 чиркәү урнашкан.

Мәгариф

Мәгариф системасында эшләүче оешмалар: Чүпрәле тармак технологияләре техникумы, 27 белем бирү учреждениесе (шул исәптән лицей, 17 урта мәктәп, 3 төп мәктәп, 6 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы), 20 балалар бакчасы, 3 өстәмә белем бирү учреждениесе (Балалар иҗаты йорты, Балалар сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе); “Җылы йорт” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют (Үби авылында), “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагеры.

Чүпрәле районының “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагеры 1967 елдан эшли (беренче пионерлар лагеры 1932 елда оештырыла). 1980 еллар башына лагерьда 4 йокы корпусы, администрация бинасы, ашханә, мунча, техник персонал өчен торак йорт була. 2016 елда лагерь реконструкцияләнә, яңа агач йортлар, азык-төлек блогы, ике катлы йокы корпусы төзелә.

Спорт

Районда 100 дән артык спорт корылмалары эшли: 26 спорт залы (шул исәптән “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы, “Алтын” универсаль спорт залы), тренажер залы булган “Акчарлак” йөзү бассейны, “Алтын Барс” боз аренасы, чаңгы базасы, 29 универсаль спорт мәйданчыгы, 32 урам спорт корылмасы, 5 пластик хоккей коробкасы.

Сәламәтлек саклау

40 сәламәтлек саклау объекты эшли (Үзәк район хастаханәсе, Иске Шәйморза участок хастаханәсе, 38 фельдшер-акушерлык пункты).

Күренекле кешеләре

Чүпрәле районында туган күренекле шәхесләр:

  • Советлар Союзы Геройлары: З.З.Алимов, С.А.Уганин, Н.Г.Фазлаев, М.К.Хәкимов, П.С.Юхвитов;
  • ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое: П.В.Дементьев;
  • Социалистик хезмәт Геройлары: Ә.Ш.Әбдриев, У.Г.Алиев, Л.В.Дергунов, А.Ф.Мокшин, С.Е.Немасев, Р.М.Низаметдинов, А.С.Сабирҗанов, В.Р.Сермягин;
  • Россия Герое: Г.Г.Хәйруллин;
  • Дан орденының тулы кавалерлары: З.М.Арусланов һәм Г.Т.Семёнов;
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры: М.К.Әбелханов;
  • генерал-лейтенант: В.П.Кузнецов,
  • полковниклар: П.М.Кузьмин, И.З.Низамов, И.З.Хөсәенов;
  • дәүләт, хуҗалык, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре: М.Җ.Азизов, А.Ә.Әмирханов, А.К.Арсланов, Ш.Ә.Әхтәмов, Б.А.Гафуров, Җ.А.Гафуров, Э.С.Гобәйдуллин, С.Х.Нафиев, Н.Ф.Угаслов, Р.Ш.Хәсәнов, А.В.Шадриков;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре: Н.А.Әбделханов, Р.Аймәт, А.К.Айнетдинов, А.М.Алимов, Һ.Атласи, Ш.Ш.Әхмәров, М.И.Бахитов, Г.Г.Гайнуллин (Чукалый), А.Ә.Гайнуллина, Р.А.Гафуров, Н.С.Ефремов, Г.В.Зайцев (Тал-Мрза), А.Г.Җәләлов, Р.Р.Җамалетдинов, В.Н.Игнатьева, Р.Г.Ильязов, Р.З.Ильясов, Н.А.Казаков, Н.И.Калаков, Г.Н.Карсаков, П.С.Катмаков, П.А.Клементьев, Н.Н.Ларионов, В.Ф.Лысов, Х.Н.Макаев, В.Ф.Макаров, К.С.Миңлебаев, П.М.Миронов, Ф.З.Мирсаева, А.Н.Музыкантов, Ш.Х.Мөдәррис, З.Ш.Нури, Г.Д.Петрова, К.П.Прокопьев, Р.Җ.Рәкыйпов, Ш. Җ.Рәкыйпов, Г.М.Рәхимколов, С.Ф.Сайкин, И.З.Сафин (Илсаф), С.С.Сорокин (Таваньялсем), И.М.Старшов, Р.С.Субаев, Һ.И.Солтанов, Р.А.Таҗетдинов, Р.З.Таҗетдинов, Н.К.Туктамышов, Т.Х.Усманова, М.Н.Фәткуллин, Ф.Н.Фәткуллин, И.Х.Фәхретдинов, Д.Н.Фиалков, И.Г.Хәбибуллин, А.Н.Хәйретдинов, Ф.Г.Хәлиуллин, И.К.Хафизов, Н.Ш.Хисамов, Н.З.Хисмәтов, З.А.Хөсәенов, Р.Р.Хөсәенов, Ш.А.Хөсәенов, А.С.Чебанов, Н.Н.Шихранов, Ә.Ш.Йосыпова.

Район үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләр: Д.А.Гафуров (1998–2007 елларда район башлыгы), А.В.Шадриков (2013–2018 елларда район башлыгы).