И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Фикрәт Табиев. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1928 елның 4 марты, Рязань өлкәсенең Ермишь районы Әҗи авылы – 2015 елның 3 июне, Мәскәү шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1951 ел), шунда ук политэкономия кафедрасында эшли.

1957–1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән, мәктәпләр һәм мәдәният бүлеге мөдире, идеология буенча секретарь, 2 нче секретарь (1959 елдан), 1 нче секретарь (1960 елдан).

1979–1986 елларда Әфганстан Демократик Республикасында СССРның Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе. 1986–1990 елларда РСФСР Министрлар Советы рәисенең 1 нче урынбасары, 1992–1993 елларда РСФСР Югары Советы каршындагы Федераль милек фонды рәисе.

1995 елдан «Нефтек» холдинг компаниясенең баш киңәшчесе (Мәскәү).

Хуҗалык эшендә

Ф.Ә.Табиев КПССның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре вазифасын башкарган еллар (1960–1970 еллар) Татарстанның социаль-икътисади тормышында зур үзгәрешләр барган, Татарстан авыл хуҗалыгы үсеш алган, заманча сәнәгый-индустриаль республикага әверелгән вакытка туры килә. Бу дәвердә Казан органик синтез заводы, илдә нефть химиясе сәнәгате өлкәсендә иң зур предприятиеләрнең берсе – «Түбәнкаманефтехим», Түбән Кама шин заводы, КамАЗ предприятиеләре комплексы, Икътисади ярдәмләшү советының Европа илләренә чыккан, 5 мең км дан артыкка сузылган, халыкара «Дуслык» халыкара магистраль нефтьүткәргече, Түбән Кама ГЭСы, Зәй ГРЭСы кебек сәнәгый җитештерү гигантлары төзелә. Машиналар, самолетлар, суднолар, приборлар төзелеше җитди үсеш ала. Заманча алга киткән инфраструктуралы Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Җәлил шәһәрләре үсә.

Икътисади потенциалы ягыннан ТАССР кайбер союздаш республикалардан (Молдавия ССРдан, Балтыйк буе республикаларыннан һ.б.) күпкә алга китә. Татарстанда авыл торак пунктларын электрлаштыру, радиолаштыру һәм кинофикацияләштерү эшләре тәмамланып килә, авыл районнарын газлаштыру буенча зур эш башкарыла.

1970 елда ТАССРда еллык нефть чыгару күләме 100 миллион т була (илдә иң югары күрсәткеч, 1976 елга кадәр саклана).

Казанда яңа микрорайоннар төзелә, торак төзелеше үсеш ала, республиканың кайбер районнарында үрнәк авыл торак пунктлары барлыкка килә: Биектау районында Шәпше авылы, Актаныш район үзәге һ.б.

Югары мәктәп, мәдәният, сәнгать, спорт тиз үсә. Н.К.Крупская исемендәге Ленинград мәдәният институтының (1969 ел), Волгоград физкультура һәм спорт институтының (1975 ел) һәм Мәскәү энергетика институтының (1976 ел) Казан филиаллары ачыла, Казан университетының, Казан авиация, химия-технология һәм ветеринария институтларының яңа корпуслары төзелә.

Казанда Спорт сарае (1966 ел), архитектурасы һәм инженерлык чишелеше буенча уникаль цирк бинасы (1967 ел), Химиклар мәдәният сарае (1968 ел), Төзүчеләр мәдәният сарае (1972 ел), Түбән Камада Нефтехимиклар мәдәният сарае (1966 ел) һ.б. файдалануга тапшырыла.

Шуның белән бергә 1960–1970 елларда милли мәктәпләрдә татар балаларын укытуга, халыкның көндәлек тормышында татар телен куллануга игътибар кими.

Икътисад һәм мәдәният үсешендәге югары казанышлары өчен Татарстан АССР Октябрь революциясе (1970 ел) һәм Халыклар дуслыгы (1972 ел) орденнары, берничә тапкыр КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы һәм ВЦСПС күчмә Кызыл байраклары белән бүләкләнә.

Дәүләт һәм сәяси эшчәнлеге

1979 елның декабрендә Ф.Ә.Табиев СССРның Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе итеп раслана. Ул дәвердә Әфганстанда идарә иткән Халык-демократик партиясе фракцияләренең йогынтылы лидерлары Хафизулла Әмин, Бабрак Кармаль һәм Нәҗибулла җитәкләгән эчке көчләр арасында хакимият өчен көрәш бара. Ф.Ә.Табиев ил җитәкчелеген Әфганстандагы сәяси, хәрби һәм икътисади вазгыять турында төгәл һәм объектив мәгълүмат белән тәэмин итә, әлеге дәүләтнең эчке тормышы һәм тышкы сәясәте тотрыклылыгын тәэмин итү өчен кертелгән совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты җитәкчелеге белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра, бер үк вакытта дәүләтара мөнәсәбәтләрне җайлауның катлаулы мәсьәләләрен хәл итә; 1981 елның 10 декабрендә Мәскәүдә дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында ике яклы совет-әфган килешүенә кул куела.

1986 елның июлендә Ф.Ә.Табиев РСФСР Министрлар Советы Рәисенең 1 нче урынбасары итеп билгеләнә; вазифасына туры китереп, аңа РСФСРда финанс-икътисад блогы һәм сәнәгый җитештерү, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү җаваплылыгы йөкләнә. Ф.Ә.Табиевның әлеге эшчәнлек дәвере ил тормышының социаль-икътисади нигезләрен тамырдан үзгәртеп кору вакытына туры килә.

Татарстан икътисады үсеше мәсьәләләренә, партиянең халык хуҗалыгы белән идарә итү алымнарына, ил икътисадын камилләштерү һ.б. мәсьәләләргә багышланган хезмәтләр һәм басмалар авторы.

1959–1980 елларда ТАССР Югары Советы, 1962–1979 елларда СССР Югары Советы депутаты, 1986–1990 елларда СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1989–1991 елларда СССР халык депутаты. 1961–1990 елларда КПСС Үзәк комитеты әгъзасы.

Бүләкләре

Биш Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, кайбер чит илләр орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Казан (2008 ел), Чаллы (2008 ел) шәһәрләренең мактаулы гражданы.

Хезмәтләре

Экономика: творчество плюс организация. М., 1967.

Кладовая резервов. М., 1971.

Экономика Татарии: Итоги и перспективы. Казань, 1972.

Совершенствование форм и методов партийного руководства хозяйством в условиях развитого социализма. Казань, 1973.

Проблемы экономики сельского хозяйства Татарии. Казань, 1975.

Әдәбият

Шафиков Я. Фикрят Табеев. Казань, 2001.

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004.
Т. 3.

Фикрят Табеев. Судьбе благодаря и вопреки. Казань, 2013.

Автор – Г.С.Сабирҗанов