Биографиясе

1942 елның 20 мае, Балтач районы Комаров Заводы авылы – 2003 елның 28 сентябре, Казан.

1967 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1970 елдан аның Түбән Кама филиалында эшли.

1974 елдан Бөтенсоюз медицина инструментлары фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире.

1976 елдан Казан медицина университетында, 1978–1998 елларда неорганик һәм аналитик химия, 1998 елдан гомуми һәм органик химия кафедрасы мөдире.

Эшчәнлеге

Хезмәтләре стационар һәм стационар булмаган электролиз шартларында композицион электрохимик капламнарның составы, структурасы һәм морфологиясе формалашуының теоретик аспектларына карый.

Саклагыч декоратив һәм композицион электрохимик капламнарны алдан билгеләнгән функциональ сыйфатлары (коррозиягә, тузуга каршы торучанлык, майланучанлык һ.б.) буенча ясау технологиясен, аларны химик-термик үзгәртү алымнарын һәм гальваник капламнар ясау өчен алмаш ток чыганакларын эшли, аларны гамәлгә кертә («Органик синтез» Акционерлык Җәмгыяте, С.М.Киров исемендәге синтетик каучук заводы, «Теплоконтроль» Җитештерү Берләшмәсе, Түбән Кама механика заводыһ.б.).

Хезмәтләре

Мёссбауэровские исследования покрытий Sn и Sn-ZrC, полученных при нестационарных режимах электролиза // Электрохимия. 1984. Т. 20, № 9 (автордаш).

Опыт нанесения композиционных электрохимических покрытий в режимах периодического тока // Вестн. машиностроения. 1989. № 7 (автордаш).

Влияние природы электролита на структуру и свойства КЭП с матрицей из меди // Защита металлов. 1997. Т. 33, № 2 (автордаш).

Әдәбият

Лозовой А.С. Мы – кировцы. Казань, 1969.

Ильфак Абдуллин: уроки жизни. Казань, 1997.