- РУС
- ТАТ
шәркыять гыйлеменең исламның барлыкка килүен, таралуын, аның чыганакларын, догматикасының төп кагыйдәләрен, гыйбадәт-йола күрсәтмәләрен, юнәлешләрен, классик гарәп-мөселман текстларын, мөселман теология-фәлсәфә һәм хокук фикерләре эволюциясен, ислам традицияләренең хәзерге заманда җәмгыять үсеше процессларына ясаган йогынтысын өйрәнүче махсус тармагы
1787 елда Россиядә беренче мәртәбә Санкт-Петербургта Коръәннең гарәп телендәге тулы тексты басыла (бер үк вакытта аның Европа телләреннән рус теленә тәрҗемәләре дөнья күрә), 1818 елда ислам тарихының кулъязма мирасы, шәркыять гыйлеме китапларыннан торган китапханәсе булган Азия илләре музее оештырыла.
Петербург һәм Казан университетларында гарәп, фарсы, төрек телләре укытыла, грамматикалар, сүзлекләр, хрестоматияләр, беренчел мөселман чыганаклары текстларының тәрҗемәләре басыла, Көнчыгыш телләрендәге кулъязмалар туплана һәм каталогка салына, Шәрекъ-мөселман илләренә сәяхәтләр оештыру Россиядә исламиятне үстерүгә көчле этәргеч бирә. Университет курслары программаларына Коръән нигезләрен, мөселман хокук белеме тарихы һәм теориясен өйрәнү кертелә. Идел буенда, Дагстан, Кавказ аръягында һәм Кырымда табылган татар, гарәп, фарсы телләрендәге эпиграфик язмаларны туплау, аларны бастыру тикшеренүләрнең төп юнәлешенә әверелә.
1807 елда Казан университетында Шәрекъ телләрен өйрәнү өчен Шәрекъ бүлеге оештырыла. 1863 елда Петербург университетының Шәрекъ факультетында Шәрекъ тарихы, Лазарев Шәрекъ телләре институтында мөселман Шәрегы тарихы кафедралары ачыла. В.Ф.Гиргас һәм В.Р.Розенның 1876 елда нәшер ителгән «Гарәп хрестоматиясе» (СПб.) гарәп телен өйрәнүче студентларны грамматик, поэтик, тарихи материалларны, Коръәнне укырга этәрә. 1860–1880 елларда Казанда И.Ф.Готвальдның («Гарәп-рус сүзлеге тәҗрибәсе» – «Опыт арабско-русского словаря», 1863) һәм В.Ф.Гиргасның («Коръән һәм гарәп хрестоматиясе өчен сүзлек» – «Словарь к арабской хрестоматии и Корану», 1881) Коръәнне уку өчен әзерләнгән махсус сүзлекләре басылып чыга.
Ислам мәдәниятле халыкларның тарихын һәм мәдәниятен яктыртуда дини хезмәтләрне гарәп, фарсы, татар телләрендә Петербургта, Мәскәү, Казан, Сәмәрканд, Ташкент, Баку, Бакчасарай, Оренбург, Троицк, Уфа һ.б. шәһәрләрдә бастырган мөселман нәшриятлары мөһим роль уйный. ХХ йөз башында М.Бигиев, З.Камали һәм К.Мотыйгый, татарча тәфсирләр (Коръәнгә шәрехләүләр) традицияләрен үстереп, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итәргә омтылыш ясыйлар. 1912–1913 елларда Император шәркыять гыйлеме җәмгыяте Санкт-Петербургта исламият буенча курслар оештыра һәм «Мир ислама» журналын (мөхәррирләре В.В.Бартольд, Д.М.Позднеев) чыгара.
XIX йөзнең соңгы чиреге – XX йөз башында җәдитчелек иҗтимагый-сәяси хәрәкәте барлыкка килә, аның вәкилләре игътибарны исламны (Г.Баруди, М.Бигиев, К.Тәрҗемәни, З.Кадыйри, Г.Баязитов һ.б.) һәм Россия мөселманнары арасында мәгърифәтчелекне реформалаштыру (И.Гаспринский, Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими, З.Камали, Г.Буби һ.б.) зарурлыгына юнәлтәләр. Россиядә исламиятнең үсеше иң элек тикшеренүләрнең тарихи-филологик (тарихи-мәдәни) юнәлешле һәм комплекслы булуларына бәйле. XIX йөз – XX йөз башында әлеге юнәлешнең иң зур вәкилләре булып исламны тарихи, географик, этнографик, мәдәни, икътисади, сәяси һәм көнкүреш аспектларда өйрәнгән Е.А.Беляев, А.О.Мухлинский, Д.А.Хвольсон, В.В.Григорьев, В.Ф.Гиргас, В.Р.Розен, А.Э.Шмидт, А.Е.Крымский, Н.А.Медников, И.Ю.Крачковский, В.В.Бартольд санала. Бу чорда Россиянең фәнни һәм мәдәни үзәкләрендә Коръәннең кулъязма коллекцияләре, күчермәләре һәм өлешләре туплана.
Бер үк вакытта XIX йөзнең 2 нче яртысы – XX йөз башында Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе базасында исламны өйрәнүче 2 агым: академик университет (Г.К.Казимбәк, И.Н.Березин, А.П.Смирнов, И.Н.Холмогоров, В.В.Вельяминов-Зернов һ.б.) һәм миссионерлык (Г.С.Саблуков, Н.И.Ильминский, Е.А.Малов, М.А.Машанов, Н.П.Остроумов, һ.б.) агымнары формалаша. 1920 елларда ТАССРда исламиятнең үсеше Н.Ф.Катанов, Я.Д.Коблов һ.б. тикшеренүләре белән бәйле.
Ислам цивилизациясе халыклары классик рухи мирасының тарихи чыганакларын һәм ядкәрләрен өйрәнү, тәрҗемә итү һәм шәрехләү белән Х.Д.Френ, П.А.Грязневич, Х.И.Кильберг, М.-Н.О.Османов, А.С.Тверитинова, А.И.Фалина, И.М.Фильштинский, Ә.Б.Халидов, Т.А.Шумовский һ.б. шөгыльләнә. О.Ф.Акимушкин, О.Г.Большаков, В.В.Наумкин, М.Б.Пиотровский, С.М.Прозоров, Е.А.Резванның И. өлкәсендәге филологик-тарихи тикшеренүләре яңа мөселман чыганакларының киң кулланылышы белән аерылып торалар. Совет чорында татар галимнәре төп игътибарны исламны атеизм күзлегеннән чыгып тәнкыйтьләүгә юнәлтә (Р.Г.Балтанов, Р.Ә.Нәбиев, Г.М.Гафуров-Чыгътай, Г.Ш.Гобәй, Б.Ишемгулов, З.А.Ишмөхәммәтов, Г.Касыймов, К.Ф.Фасиев һ.б.), тарих белеме өлкәсендә дә тикшеренүләр алып барыла (Н.А.Мәҗитова, Р.М.Вәлиев һ.б.).
Илнең исламият галимнәре игътибары үзәгендә рәсми һәм халык исламын өйрәнү белән бәйле төрле темалар була. 1980–1990 елларда дөнья сәясәте һәм икътисадында «ислам факторы» көчәю нәтиҗәсендә, исламият проблемалары Россия шәркыять гыйлемендә актуаль юнәлешкә әверелә. Хәзерге исламият галимнәренең (А.А.Игнатенко, Г.М.Кәримов, Р.Г.Ланда, А.В.Малашенко, Р.М.Мөхәммәтшин, А.Б.Юнысова һ.б.) хезмәтләрендә атеистик һәм сәясиләштерелгән принциплардан чигенү күзәтелә. Россиядә, Мәскәү һәм С.-Петербургтан кала, Түбән Новгород, Казан, Уфа һ.б. шәһәрләрдәге академияләр һәм университетлар каршында исламият үзәкләре үсеш ала. XX–XXI йөзләр чигендә исламият гыйлеме буенча язылган хезмәтләрдә тарихка, чыганакларны өйрәнүгә, тарих белеме үсешенә, социология һәм политологиягә караган проблемалар махсус аерып күрсәтелә.
Фәхреддин Р. Ислам дине – нинди дин? К., 2009;
Шмидт А.Э. Очерки истории как религии. СПб., 1912;
Бартольд В.В. Сочинения. Т. 6. Работы по истории ислама и Арабского халифата. М., 1966;
Беляев Е.А. Арабы, ислам и Арабский халифат в раннее средневековье. М., 1966;
Мусульманское право (структура и основные институты). М., 1984;
Халидов А.Б. Арабские рукописи и арабская рукописная традиция. М., 1985;
Грюнебаум фон Г.Э. Классический ислам. Очерк истории (632-1258). М., 1986;
Сюкияйнен Л.Р. Мусульманское право. Вопросы теории и практики. М., 1986;
Суфизм в контексте мусульманской культуры. М., 1989;
Ислам: Историограф. очерки. М., 1991;
Валеев Р.М. Из истории Казанского востоковедения середины – второй половины XIX в.: Гордий Семенович Саблуков – тюрколог и исламовед. К., 1993;
Хрестоматия по исламу. М., 1994;
Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX в. – 20-гг. XX в.). К., 1998;
Средневековая арабская философия. Проблемы и решения. М., 1998;
Мухаметшин Р.М. Татары и ислам в XX веке. К., 2003.
Автор — Р.М.Вәлиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.