- РУС
- ТАТ
(грек. ichthys – балык һәм ... логия), балыкларны һәм боҗра авызлыларны өйрәнүче фән; умырткалылар зоологиясе бүлеге
Гамәли юнәлешләре – балык тоту һәм балык үрчетү. Балыклар турында системалы беренче мәгълүматлар Аристотель язмаларында (б.э.к. 4 йөз) очрый. Ихтиология үсешенә сизелерлек өлешне, асылда, балыклар классификациясен төзүче швед галиме П.Артеди кертә. Соңыннан бу мәгълүматларны табигать фәннәре буенча швед белгече К.Линней үзенең «Табигать системалары» («Системы природы», 1735) хезмәтендә куллана. Россиядә ихтиология үсеше Петербург ФА оешу (1725) һәм кайбер экспедицияләр оештыру белән бәйле. Балыкларның үзенчәлекле систематикасы авторы – табигать фәннәре буенча рус белгече П.С.Паллас. Россия ихтиологиясендә сизелерлек эзне «Арал-Каспий-Понт ихтиология өлкәсендәге сулыкларда яшәүче һәм очраучы балыклар» («Рыбы, водящиеся и встречающиеся в Арало-Каспийско-Понтийской ихтиологической области». СПб., 1877) хезмәтен язган рус зоологы К.Ф.Кесслер калдыра. Ихтиологияне алга таба үстерүгә рус зоологы Н.М.Книповичның Баренц (1899), Каспий (1904, 1912–1913, 1914–1915), Азов һәм Кара (1922–1927) диңгезләрдәге балыкларны һәм балык промыселын өйрәнү максатында оештырылган экспедицияләре һәм академик Л.С.Бергның балыклар анатомиясенә, систематикасына, таралуына, палеонтологиясенә караган хезмәтләре булышлык итә.
Казан университетында беренче ихтиологик тикшеренүләр чөгә балыгын ясалма аталандыруны (1868) гамәлгә ашыручы А.О.Ковалевский тарафыннан үткәрелә. Аның эмбриологиясен 2 томлы «Чөгә балыгының үсеш тарихы» («История развития стерляди», 1878) авторы В.В.Заленский өйрәнә. Казан губернасы сулыкларындагы балыкларны беренче тапкыр тулы итеп Н.А.Варпаховский тасвирлый (1886). Ихтиологиянең алга таба үсеше А.А.Остроумов эшчәнлеге белән бәйле. Аның күпсанлы хезмәтләре арасыннан чөгә балыгының үсеш закончалыкларын беренче тапкыр эксперименталь рәвештә аквариум шартларында өйрәнүгә багышланган мәкаләләр циклы аерылып тора (1905–1918). Җирле ихтиофаунаны балык хуҗалыгы максатында М.Е.Макушок башлаган өйрәнүне С.Д.Лавров, А.Я.Недошивин, А.В.Лукин дәвам иттерә. 1931 елда университетта ихтиология кафедрасы оештырыла, 1950 елда ул умырткалылар зоологиясе кафедрасы итеп үзгәртелә, әмма ихтиология төп фәнни юнәлешләрнең берсе буларак саклана (В.А.Кузнецов). Ихтиология белгечләре әзерләү буенча Казан университеты илнең фәнни үзәкләренең берсенә әверелә. Университет галимнәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә 1931 елда Күл һәм елга балыгы хуҗалыгы институтында Татар бүлеге оештырыла, аның беренче директоры А.В.Лукин була. 1960 еллардан Татарстан сулыкларында, иң элек Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында балык запасларын, төбәктә балык үрчетүне бәяләү максатында тикшеренүләр үткәрелә башлый (Ю.М.Махотин, Р.А.Ризванов, Р.Г.Таиров). ТРда балык тотуны, саклауны һәм балык запасларын арттыруны тәртипкә салу өчен Республика балык инспекциясе булдырыла. Балык ресурсларының торышын күзәтүче ихтиология бүлеге дә аның составына керә. Ихтиологик тикшеренүләрне шулай ук Казан пед. университеты хезмәткәрләре дә үткәрә (А.А.Попов).
Казан ихтиологлары тарафыннан Урта Идел буе ихтиофауна составы ачыклана, аларның төп вәкилләренә биологик характеристика бирелә (балыкларның 9 сирәк төре ТР Кызыл китабына кертелә); Куйбышев сусаклагычы базасында балык запасларының торышын бәяләү һәм аларны нигезле файдалану буенча чаралар үткәрү мөмкинлеге бирүче комплекслы тикшеренүләр үткәрелә; яңартылып төзелгән сулык экосистемасын һәм аның ахыргы трофик буынын – балык бергәлеген формалаштыру концепциясе оештырыла. Татарстанда ихтиологиянең мөһим бурычы – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларындагы балыклар популяциясенең санча динамикасы мәсьәләләрен хәл итү, даими алышынып торучы һава шартларына бәйле рәвештә аларның биологик үзенчәлекләрен ачыклау, балык запасларының күләмен һәм аларны нигезле куллану ысулларын билгеләү. Кече елга һәм күл балыклары җитәрлек өйрәнелмәгән. Тармак хуҗалыкларында балыклар үрчетү һәм аларны ясалма арттыруда ихтиологиянең гамәли әһәмияте зур.
Варпаховский Н. Очерк ихтиологической фауны Казанской губернии. СПб., 1886;
Рузский М.Д. Бассейн реки Свияги и его рыбы. К., 1887;
Остроумов А.А. О некоторых результатах культуры стерляди в зоологическом кабинете Императорского Казанского университета. М., 1915;
шул ук. К истории зоологического кабинета Казанского университета // Уч. зап. Казан. университета. 1926. Т. 86, кн. 1;
Лукин А.В. Основные черты экологии осетровых в Средней Волге // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1947. Т. 57, вып. 3-4;
шул ук. Обзор ихтиологических исследований кафедры зоологии позвоночных Казанского университета // Материалы науч. конф. Казан. отд-ния Всесоюз. гидробиол. об-ва. К., 1971; Кузнецов В.А. Динамика численности и выживаемости молоди пресноводных рыб. К., 1975;
шул ук. Особенности воспроизводства рыб в условиях зарегулированного стока реки. К., 1978;
Лукин А.В., Кузнецов В.А., Смирнов Г.М. Рыбы Среднего Поволжья и методы их изучения. К., 1981.
Автор — В.А.Кузнецов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.