Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
фацияләр хәрәкәте һәм катламнар хасил булу законы
Җир кабыгының тектоник хәрәкәтенә яисә диңгез яры сызыгының алга үтүе – чигенүенә утырмаларның тышкы рәвеше һәм матди составы үзгәрүне бәйләп күрсәтә.
Диңгез җәелгәндә, фацияләрнең барысы да (сай урыннардагы вакланган тупас төрләреннән алып тирәндә яткан карбонатлы төрләренә кадәр) диңгез яры сызыгы буйлап күчә һәм һәрвакыт сай урында хасил булган утырмалар өстенә тирән җир утырмалары өстәлә; диңгез чигенгәндә – киресенчә.
Н.А.Головкинский тарафыннан 1868 елда ачыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.