Эчтәлек

Елга террасалары хасил булуның өч кагыйдәсе; бу процессның Җир кабыгы тирбәнешләре хәрәкәтенә бәйлелеген чагылдыра.

1) Тектоник күтәрелеш вакытында елга юлы ашала һәм тирәнәя, аллювий туплану һәм террасалар хасил булу чираттагы тектоник түбәнәю нәтиҗәсендә бара.

2) Барлык террасалар да сүнә баручы тирбәнешләр вакытында күзәтелә; күтәрелеш көчәю һәм елга юлының яңадан ашалып тирәнәюе элеккеге террасаларны бетерергә мөмкин.

3) Террасаларның синхронлыгы фәкать бер тектоник өлкәдә генә булырга мөмкин; төрле өлкәләрдә алар, һичшиксез, асинхрон була һәм бер-берсе өстендә ятарга мөмкин.

Бу кагыйдәләр Казан университетында Н.А.Головкинский тарафыннан бәян ителә (1865 ел); Урта Идел террасаларын өйрәнеп, ул аны үзенең магистрлык диссертациясендә чагылдыра.

Головинский кагыйдәләренә географ Ф.Ф.Розен каршы чыга, ул елга террасалары хасил булу елга суы агымының географик шартлар нәтиҗәсендә үзгәрүенә бәйле дип саный. Шуңа да карамастан, галимнәр бу кагыйдәләрне 100 елга якын куллана, һәм алар геология һәм география фәннәре үсешендә зур әһәмияткә ия була.

Бары тик XX йөзнең 2 нче яртысында гына елга террасалары формалашуда тектоник хәрәкәтләр генә түгел, ә бәлки климатлар алышынуның да роле дәлилләнә.

Әдәбият

Головкинский Н.А. О послетретичных образованиях по Волге, в её среднем течении // Уч. зап. Казан. университета. 1865. Т.1, вып. 5/6.

Автор – А.П.Дедков