Гистология цитология, физиология, эмбриология, молекуляр биология, биохимия һәм генетика белән чиктәш фән.

Гомуми гистология тукымалар, шәхси гистология (микроскопик анатомия) тукымалар һәм төрле системалар органнары, шулай ук авыру вакытында үзгәрүчән тукымаларның (гистопатология) төзелешен өйрәнә.

Тикшеренүләрнең мөһим ысуллары булып микроскопиянең яктылык һәм махсус типлары (караңгы өслекле, фазалы-контраст, поляризацияле, люминесцент, электрон, үтә күренмәле, күчермәле), биологик объектларны күзәтү (компьютерлы интерференция, конфокаль, рентген, ТМП-интроскопия, позитрон томография), гистохимия һәм иммуногистохимия ысуллары, цитофотометрия, радиоавтография санала.

Гистологиянең фән буларак формалашу тарихы

Медицинада тукымаларны системалы өйрәнү XVII йөз уртасында, инглиз физигы Р.Гук тарафыннан микроскоп камилләштерелгәч (1665 ел) башлана.

XVII йөзнең 2 нче яртысыннан М.Мальпиги, Н.Грю, А.Левенгук һәм башкаларның хезмәтләре нәтиҗәсендә тукымалар структурасының беренче микроскопик тасвирламалары күренә башлый.

XVIII йөз ахырында хайваннар һәм үсемлекләр организмы тукымалары морфологиясен системалы тикшерү башлана.

Гистология фән буларак XIX йөздә формалаша. Чех табигыять фәннәре белгече Я.Пуркинье гистологик буяуларны (индиго һәм ачыклагычлар), күзәнәк төзелешенең яңа категорияләрен (төш, цитоплазма) гамәлгә кертә һәм күп кенә структураларны (кечкенә ми тышчасында ганглиоз күзәнәкләр, нейрон дендритлары, миокардта атипик кардиомиоцитлар, җемелдек эпителий) тасвирлый. Немец биологлары Т. Шванн, М.Шлейден күзәнәк теориясен (1838–1839 еллар) төзиләр.

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан тасвирый гистология үсеш ала (немец галимнәре А.Келликер һәм Ф.Лейдиг тукымалар классификациясен тәкъдим итәләр).

XIX   йөзнең 2 нче яртысында гамәли микроскопиягә сулы һәм майлы иммерсияле объективлар кертелә, микротом, яңа фиксаторлар (формалин, осмий һәм хром кислоталары) кулланыла.

Италия галиме К.Гольджи көмеш тозлары белән импрегнация ысулын тәкъдим итә, бу исә нерв системасының барлык өлкәләренең диярлек күзәнәкләрен тасвирларга мөмкинлек бирә, әлеге ысул авторы медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә лаек була (1906 ел).

Россиядә гистологиянең үсеше

Россиядә гитология үсеше аны университетларның анатомия һәм физиология кафедраларында аерым курс итеп укыта башлау белән бәйле.

1864 елда Мәскәү һәм Петербургта гитология кафедралары оештырыла. Казан университетының медицина факультетында гитологиянең фән буларак үсеше 1864 елда гитология курслары кертүдән башлана. Соңрак гитология кафедрасы (мөдире К.З.Кучин), аннары эмбриология, гистология һәм чагыштырма анатомия кафедрасы ачыла.

Казан гистологларының тикшеренүләре К.А.Арнштейн һәм аның шәкертләре А.Е.Смирнов, А.С.Догель дәверендә зур танылу таба.

Казанда немец биохимигы П.Эрлих тарафыннан исән кешенең нерв очларын метилен зәңгәр белән буяу ысулы уңышлы кулланыла һәм бу ысул ярдәмендә төрле әгъзалар һәм тукымалар иннервациясе тикшерелә. Беренче тапкыр нерв очлыклары аппаратлары төзелеше фундаменталь эшләнелә, чәчтәге, тәм тою рецептор органындагы нерв очлыклары, шулай ук тире бизләре иннервациясе тасвирлана, күзнең мөгез тышчасы тикшерелә (К.А.Арнштейн, 1870–1890 еллар).

XIX йөзнең 2 нче яртысында миокард иннервациясе буенча эшләр башкарыла (Н.Лавдовский); үңәч һәм ашказаны эпителиенда нерв очлыклары, ашкайнату тракты тамырлары иннервациясе һәм бизләрнең секретор иннервациясе өйрәнелә (К.Гоняев); күзнең төсле катлавы, цилиар тән (А.Г.Геберг, А.Мейер, А.Г.Агабабов һ.б.), күрү органнары иннервациясе һәм төзелеше, күзнең челтәр катлавы (А.П.Тепляшин), ишетү органнары (А.Сизов), сөт һәм простата бизләре (П.Дмитриевский) тасвирлана. Беренче тапкыр капсулалы механорецепторлардагы өстәмә нерв җепселе тасвирлана (Д.А.Тимофеев), сидек юлының өске өлешендә (А.С.Догель), бугазның тоташтыру тукымалары тышчасында (И.Ф.Иванов) һәм тукымалары (А.К.Плошко) нерв төенләнешләре ачыклана һәм тасвирлана, интрамураль ганглиоз нерв күзәнәкләренең әһәмияте күрсәтелә (А.Н.Миславский).

XX йөздә нерв системасының вегетатив өлешендә һәм ашкайнату юлларында нерв тукымаларын (Б.И.Лаврентьев һ.б., 1920–1930 еллар), эчке органнар иннервациясен (Г.И.Забусов һ.б., 1950 еллар), күзнең челтәр катлавы төзелешен (Н.А.Матвеева, 1950 еллар) өйрәнү; рецепторларны морфофункциональ һәм гистохимик төзү һәм нейроннар реактивлыгы (Д.В.Бурнашева һ.б., 1970–1990 еллар), скелет мускуллары иннервациясе һәм сыгылмалылыгы (Н.П.Резвяков һ.б., 1980–1990 еллар) буенча эшләр дәвам иттерелә.

Әдәбият

Догель А.С. К вопросу о строении сетчатой оболочки у человека: Дис.… Казань, 1883;

Арнштейн К.А. Нервные окончания в роговице // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1889. Т. 20;

Арнштейн К.А.  Концевые аппараты вкусового нерва // Неврологический вестн. 1893. Т. 1;

Дмитриевский П. О нервах молочных желёз: Дис.… Казань, 1894.                

Автор –  Ю.А.Челышев