Эчтәлек

Гигиенаның халык сәламәтлеге торышына социаль факторларның йогынтысын, социаль авыруларны; туу һәм үлем (гомуми үлем һәм балалар үлеме), гомер озынлыгы белән бәйле проблемаларны; халыкка дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтүне һәм эпидемияләргә каршы көрәшне оештыру мәсьәләләрен өйрәнүче бүлеге. 

Социаль гигиена XIX йөз ахыры — XX йөз башында, Россиянең медицина уку йортларында махсус лекция курслары кертелү, социаль гигиена кафедралары оештырылу белән бергә барган фәнни тикшеренүләр процессында формалаша.

1874 елдан Казан университетының медицина факультеты студентлары өчен медицина статистикасы һәм медицина географиясе буенча лекцияләр укыла башлый (укытучы П.А.Песков).

1923 елдан университетта, Россиядә өченче булып, социаль гигиена кафедрасы оештырыла (мөдире В.В.Милославский, 1928 елдан — М.М.Гран).

М.М.Гран медицина тарихы буенча лекцияләр курсы кертә, санитар-гигиена факультеты булдыру башлангычы белән чыга.

1926 елда ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты каршында, республика халкының сәламәтлеге торышын өйрәнү максатыннан, социаль гигиена институты оештырыла; ГИДУВта социаль гигиена һәм сәламәтлек саклау кафедрасы ачыла (мөдире М.А.Дыхно).

1930 еллар Казан галим-гигиена белгечләренең (Ф.Г.Мөхәммәдъяров, В.В.Трейман) хезмәтләре республика халкының төрле төркемнәренең сәламәтлеге торышына, йогышлы авыруларны кисәтү мәсьәләләренә кагылышлы тикшеренүләрне үз эченә ала.

Совет хакимиятенең беренче дистә елларында туберкулёз, трахома, корчаңгы, йогышлы эчәк авыруларын, венерик һәм башка авыруларны юк итү бурычы куела һәм хәл ителә.

1920 елда республикада беренче санатория учреждениесе — туберкулёз белән авыручыларны дәвалаучы «Каменка» санаторие эшли башлый.

Е.М.Лепский башлангычында туберкулёз белән авыручы балалар өчен ике Балалар йорты ачыла.

1922 дә шулай ук балалар өчен «Обсерватория» сөяк туберкулёзы санаторие, Казан хәрби госпиталендә туберкулёз белән авыручылар өчен махсус бүлек оештырыла, Иж-Бубый авылында (Әгерҗе районы) кымыз дәваханәсе торгызыла.

Республикада туберкулёз диспансерлары, шул исәптән Республика үзәк туберкулёз диспансеры (1921 елда ачыла) булдырыла, аларда авырулар диспансеризация уза һәм дәвалануны дәвам итәргә юллана.

1950–1960 елларда онкология, трахома, зоб, психоневрология диспансерлары һәм башкалар ачыла.

ГИДУВ каршындагы сәламәтлек саклау өлкәсе җитәкче кадрлары әзерләү өчен дипломнан соңгы белем бирү системасында профессор Т.Д.Эпштейнның махсус лекция курсларында (1931 ел) социаль гигиена мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

ГИДУВның социаль гигиена һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы һәм Казан медицина институты галимнәре тарафыннан трахома һәм аңа каршы көрәш (Ю.Юшкин, В.Д.Смирнов, 1950 еллар), балалар үлеме (Н.А.Фролов, 1950 еллар; В.Ю.Альбицкий, 1990 еллар), рахитка каршы көрәш (Р.И.Еникиев, 1950 еллар), медицина демографиясе, авыруларны кисәтү (Т.Д.Эпштейн, 1960 еллар; А.Х.Яруллин, 1990), аллергия авыруларын медицина-социаль кисәтү (Ә.Н.Галиуллин, Ф.В.Хуҗиханов, 1990 еллар) һәм башка актуаль фәнни юнәлешләрдә тикшеренүләр алып барыла.

1990 еллардан Казан гигиена белгечләре аеруча киң таралган социаль әһәмиятле авыруларны өйрәнү буенча интенсив эш алып баралар. Яман шеш, гепатит, туберкулёз, аллергия һәм башка авыруларны дәвалау һәм кисәтү мәсьәләләре иң мөһимнәрдән санала.

Әдәбият

Трейман В.В. Охрана здоровья трудящихся Татарской АССР до и после Великой Октябрьской Социалистической Революции: Дис. ... Казань, 1955;

 Низамов И.Г. Кафедре общественного здоровья и управления здравоохранением Казанской государственной медицинской академии 75 лет. Казань, 2001.

Автор – Ә.Н.Галиуллин, Р.Г.Исхакова.