Эчтәлек

Төп бүлекләре:

  • структур геоморфология – рельефның геологик структурага һәм литосфера хәрәкәтенә бәйлелеген өйрәнә;
  • климатик геоморфология – рельеф формаларын климатка һәм ул билгеләгән ландшафт төзелешенә бәйләп тикшерә;
  • динамик геоморфология – рельеф төзүче процессларның механизмнарын өйрәнә;
  • экологик геоморфология – рельефның, рельеф төзүче процессларның һәм кеше эшчәнлегенең үзара бәйләнешен өйрәнә.

Җир өсте рельефының барлыкка килүе һәм төзелеше турындагы беренче күзаллаулар Яңарыш чорында үсә башлый (Леонардо да Винчи, Г.Галилей һ.б.) һәм XVIII–XIX йөзләрдә бигрәк нәтиҗәле бара (М.В.Ломоносов, Д.Геттон, Ч.Лайель, Д.Поуэлл, В.В.Докучаев һ.б.).

XVIII–XX йөзләр арасында геоморфологияне мөстәкыйль фәнгә әверелдерү өчен кирәкле булган теоретик һәм методик база формалаша. В.Девис (АКШ) һәм В.Пенк (Германия) хезмәтләре нигезендә җир өсте рельефы ике төркем – эндоген (эчке) һәм экзоген (тышкы) процессларның үзара бәйлелеге нәтиҗәсе буларак, даими үсеш алган.

XX йөзнең икенче яртысында структур геоморфология (К.К.Марков, И.П.Герасимов, Л.Кинг), климатик геоморфология (А.Кайе, Ж.Трикар, Ю.Бюдель) һәм динамик геоморфология (Р.Хортон, А.Страллер, Н.И.Маккавеев) өлкәләрендә мөһим гомуми нәтиҗәләр эшләнә.

Соңгы елларда гадәттән тыш экологик процессларны көйләүнең дөрес юлларын эзләү экологик геоморфологиянең интенсив үсешенә китерде.

Казанда геоморфологиянең үсеше XIX йөзнең 60 нчы елларында башлана. Н.А.Головкинский һәм Ф.Ф.Розен Иделнең елга террасалары хасил булу турында альтернатив караш белдерә; шуның белән рельеф үсешендә төрле факторларның ролен өйрәнү башланып китә.

XIX йөз ахыры – XX йөзнең беренче яртысында Казан университеты геологлары һәм географлары (П.И.Кротов, А.В.Нечаев, В.Н.Сементовский, Б.В.Селивановский, А.В.Ступишин, В.В.Батыр) геоморфологиянең мөһим проблемаларын – тектоник хәрәкәтләр һәм рельеф, борынгы бозлану, елга үзәннәре үсеше тарихын, елга террасалары барлыкка килү, экзоген рельеф төзелешен өйрәнәләр. Мондый эзләнүләр барышында Казан геоморфология мәктәбе формалаша.

Татарстан территориясендә экзодинамик процессларны өйрәнүгә СССР фәннәр академиясенең Геология институты галимнәре (М.С.Кавиев, Е.Ф.Станкевич) зур өлеш кертә.

1939 һәм 1951 елларда ТАССР геоморфологиясе буенча беренче җыелма мәгълүматлар чыга башлый (Сементовский, Батыр, Ступишин).

1962 елда ТАССРның беренче урта масштаблы геоморфологик картасы төзелә (мөхәррирләре А.П.Дедков һәм М.С.Кавиев).

Республика геоморфологлары халык хуҗалыгының зур мәсьәләләрен хәл итүдә (Камстрой, Зур Казан, Куйбышев сусаклагычы, төрле файдалы казылмалар эзләү) актив катнаша.

60 ел дәвамында (1936–1995 еллар) Казан университетының география факультетында геоморфология белгечләре әзерләү эше алып барыла, 1960 еллардан аспирантура эшләп килә.

Соңгы унъеллыкларда эзләнүләр климатик, динамик, экологик геоморфологиягә (денудацион тигезлекләрнең климатик геоморфологиясе, глобаль эрозия һәм китерелмәләр агышы, урта пояста химик денудация) карый; карст, перигляциаль геоморфология, ерымнар эрозиясе (А.В.Ступишин, А.П.Дедков, Г.П.Бутаков, В.И.Мозжерин, А.М.Трофимов, Н.П.Торсуев һ.б.) турында эре региональ тупланмалар эшләнә.

1991 елда Казанда «Геоморфологик процесслар һәм әйләнә-тирә мохит» дигән темага халыкара симпозиум уздырыла.

Әдәбият

Ступишин А.В. Роль Н.А. Головкинского и А.В.Нечаева в развитии отечественной геоморфологии // Природа. 1950. № 5;

Ступишин А.В. Равнинный карст и закономерности его развития на примере Среднего Поволжья. Казань 1967;

Климатическая геоморфология денудационных равнин. Казань, 1977;

Дедков А.П. Развитие геоморфологии в Казанском университете // Геоморфология. 1980. № 4;

Дедков А.П. Геоморфология на пороге 21 века: пройденные этапы и современные тенденции // Геоморфология. 2001. № 1;

Дедков А.П., Мозжерин В.И. Эрозия и сток наносов на земле. Казань, 1984;

Бутаков Г.П. Плейстоценовый перигляциал на востоке Русской равнины. Казань, 1986;

Мозжерин В.И., Шарифуллин А.Н. Химическая денудация гумидных равнин умеренного пояса. Казань, 1988;

Овражная эрозия востока Русской равнины. Казань, 1990.

Автор – А.П.Дедков