Эчтәлек

Өйрәнү объектына карап, үз бүлекчәләре дә булган физик географиягә һәм иҗтимагый-икътисади географиягә бүленә.

Физик география составына геоморфология, климатология, гидрология, туфрак географиясе, биогеография, ландшафт белеме; социаль-икътисади географиягә халык, сәнәгать, авыл хуҗалыгы географиясе бүлекләре керә. Һәр фәннең гомуми һәм региональ бүлекләре бар.

Шулай ук барлык география фәннәренә хезмәт күрсәтә торган картографияне дә географиягә кертәләр.

Безнең эрага кадәр II–I нче меңьеллыкларда Борынгы дөньяның зур үсеш алган илләре – Кытай, Һиндстан, Грециядә беренче географик төшенчәләр формалаша. География үсешенә Бөек географик ачышлар (XV–XVIII йөзләр) мөһим этәргеч бирә.

XIX йөздә теоретик гомумиләштерелгән зур хезмәтләр (А.Гумбольдт, Ч.Дарвин, В.В.Докучаев һ.б.) барлыкка килә, милли географик җәмгыятьләр оештырыла (Рус география җәмгыяте, 1845 ел).

Университетларда география кафедралары ачыла, белгечләр әзерләү башлана.

1871 елдан халыкара географик конгресслар чакырыла.

XX йөздә Дөнья океаны, Арктика һәм Антарктиданы өйрәнүдә аеруча зур уңышларга ирешелә. Дөнья картасыннан соңгы «ак таплар» бетерелә.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Халыкара география берлеге төзелә, аның күпсанлы комиссияләре географиянең барлык тармакларында һәм бүлекләрендә нәтиҗәле тикшеренүләр үткәрәләр.

XX йөзнең 2 нче яртысында географиядә экологик аспектлар көчәя.

XIX йөзнең 1 нче яртысында Казан университетында географик тикшеренүләр башлана.

Астроном И.М.Симонов Ф.Ф.Беллинсгаузен һәм М.П.Лазаревның Антарктиданы ачкан экспедициясендә (1819–1821 ел) катнаша, климатология һәм океанология буенча күп кенә тикшеренүләр үткәрә.

Университетның беренче ректоры И.Ф.Яковкин студентларга география курсларын укый.

Университетның шәркыятьче галимнәре (О.М.Ковалевский, В.П.Васильев, И.Н.Березин һ.б.) Үзәк һәм Алгы Азиянең күп кенә юлсыз, таулы өлкәләрен фән өчен ачалар.

Э.А.Эверсман Каспий буенда, Урта Азиядә һәм Кавказда ландшафт тикшеренүләре үткәрә.

Казан университеты галимнәре – геологлар, ботаниклар, зоологлар, шәркыятьчеләр – Көнчыгыш Европа тигезлеге һәм Уралның табигатен һәм халкын өйрәнүгә зур өлеш кертәләр.

1888 елда Казан университетында география һәм этнография кафедрасы ачыла, аны 22 ел дәвамында геолог һәм географ П.И.Кротов җитәкли.

Ярты гасырдан соң (1938 ел) мөстәкыйль география факультеты оештырыла. 

География өлкәсендә тикшеренүләр СССР фәннәр академиясендә Казан филиалының гидрология һәм су хуҗалыгы бүлегендә, 1990 еллардан Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Табигать системасы экологиясе институтында алып барыла.

1946 елда Бөтенсоюз география җәмгыятенең Казан бүлеге оештырыла, ул 1958 елда шул җәмгыятьнең Татарстан филиалы, 1993 елдан Рус география җәмгыятенең Татарстан филиалы итеп үзгәртелә.

XIX–XX йөзләрдә гомумтеоретик һәм региональ проблемаларны аеруча уңышлы тикшеренүләр геоморфологиядә (Н.А.Головкинский, П.И.Кротов, В.Н.Сементовский, В.В.Батыр, А.В.Ступишин, А.П.Дедков, Ю.В.Бабанов, А.М.Трофимов, Н.П.Торсуев, Г.П.Бутаков, В.И.Мозжерин, А.Г.Мусин), метеорология һәм климатологиядә (И.И.Запольский, А.Я.Купфер, Ф.К.Броннер, В.А.Ульянин, П.Т.Смоляков, Н.В.Колобов, Ю.П.Переведенцев), гидрологиядә (Г.Н.Петров), туфрак географиясендә (Р.В.Ризположенский, И.В.Тюрин), биогеографиядә (М.П.Богданов, С.И.Коржинский, А.Я.Гордягин, В.И.Баранов, В.А.Попов), физик-географик районлаштыру һәм ландшафт белемендә (А.В.Ступишин, Н.Н.Лаптева), икътисади һәм иҗтимагый географиядә (Н.-Б.З.Векслин, П.В.Абрамов, Н.И.Блажко, Р.Г.Хуҗиев), Идел буе халыклары этнографиясе һәм географиясендә (Б.Ф.Адлер, Н.И.Воробьёв, Е.П.Бусыгин, Н.В.Зорин) алып барыла.

Татарстан Республикасының табигате һәм аның аерым компонентлары (рельеф, климат, елгалар һәм күлләр, үсемлек һәм хайваннар дөньясы) турында күп кенә фундаменталь хезмәтләр эшләнә.

Татар һәм рус телләрендә Татарстан географиясе дәреслекләре нәшер ителә (Ә.С.Тайсин, Г.П.Бутаков һ.б.).

Әдәбият

Александров И.Н. Проблемы географии в Казанском университете. Казань, 1964;

Дедков А.П., Переведенцев Ю.П. География в Казанском университете // Вестн. Моск. ун-та. Сер. 5. География. 1998. № 5.

Автор – А.П.Дедков