Җирнең каты (литосфера), сыек (гидросфера) һәм газсыман (атмосфера) сүрүләренә карый.

Аерым геофизик фәннәрнең барлыкка килүе һәм үсеше, башлыча, соңгы 5 гасыр дәвамында бара. Алар төрле дәрәҗәдә, бигрәк тә башлангыч стадияләрдә, бер-берсеннән аерым хәлдә үсеш ала.

Кайбер геофизик фәннәр башка фәннәргә – иң әүвәл геология һәм география фәннәренә бәйле; күбесе гамәли характерда.

Геофизика үз эченә геомагнетизм, метеорология һәм климатология; океанология, гидрология һәм гляциология; Җир физикасы (Җирнең һәм башка планеталарның хасил булуын һәм үсешен, Җирнең эчке төзелешен, тирән яткан матдәсе составын өйрәнә), геотермия, сейсмология, гравиметрия, неотектоника кебек фәннәрне ала.

XIX йөздә Россиядә метеорология, геомагнетизм, гравиметрия һәм сейсмология фәннәре интенсив үсә (яралгылары күп еллар элек барлыкка килә).

Советлар Союзында һәм хәзерге Россиядә югарыда күрсәтелгән геофизик фәннәр киң һәм нигезле үсеш ала.

Казанда, Татарстанда, бөтен Идел-Кама төбәгендә, хәтта аның чикләрендә дә геофизик күзәтүләр XIX йөздә башлана; шулар нигезендә геофизика фәннәре туа һәм таралыш ала. Алар Казан университеты галимнәре эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә: А.Я.Купфер, И.М.Симонов – геомагнит күзәтүләр, А.В.Краснов, Д.И.Дубяго, В.А.Баранов – гравиметрик тикшеренүләр, Н.И.Запольский Татарстанда системалы рәвештә һава торышын күзәтү эшләре башкара.

XX йөздә Казан университетында геология һәм геофизика кафедрасы (1950, 1954 елдан мөстәкыйль), палеомагнетизм лабораториясе (1960 еллар), ЦНИИгеолнерудта геофизика бүлеге (1950 еллар), «Татнефтегеофизика» тресты (1953 ел), «Геоком» фәнни-техник үзәге оештырыла.

Геофизика фәне үсешенә, Татарстанның җир асты байлыкларын өйрәнүгә В.П.Боронин, Н.Н.Непримеров, Н.И.Христофорова, Р.К.Хәбибуллов, З.М.Слепак, Д.К.Нургалиев һәм башкалар (Казан университеты), Н.С.Евграфов, А.Г.Салихов, И.М.Уразаев, Г.Е.Кузнецов, В.В.Вишневский һәм башкалар (ЦНИИгеолнеруд), Г.М.Донов, В.П.Степанов, В.А.Трофимов, Э.К.Швыдкин һәм башкалар («Татнефтегеофизика» фәнни-җитештерү берләшмәсе), Н.Я.Боровский, К.М.Мирзоев һәм башкалар (Татарстан геология-разведка идарәсе), И.Н.Плотникова (Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы) зур өлеш кертә.

Автор – В.П.Боронин