Югары геодезиягә, топографиягә һәм гамәли (инженерлык) геодезиягә бүленә.

Югары геодезия Җир өстендәге аерым нокталарның бер-берсенә карата билгеле бер төгәллектә (таяныч геодезик челтәрләр) урнашуын билгеләү максатында үлчәү һәм аларны эшкәртү алымнарын, шулай ук Җирнең фигурасын һәм үлчәмнәрен билгеләү теориясен һәм ысулларын өйрәнә.

Топографик ысуллар ярдәмендә җир өстендә төшерелгән план, аэрофотосурәт һәм космостан төшерелгән сурәтләрдән чыгып, җир өстендәге төрле урыннар өйрәнелә, топографик планнар һәм карталар төзелә.

Гамәли геодезия төзелеш мәсьәләләрендә һәм төрле инженерлык корылмаларын эксплуатацияләүдә алып барыла торган геодезия эшләренең ысулларын, техникасын һәм оештыру юлларын үз эченә ала.

Геодезия бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр XVIII йөздә борынгы Мисырда җир участокларының мәйданнарын билгеләү буенча кулланмалар була.

Россиядә геодезик эшләр турындагы беренче мәгълүмат XI йөзгә туры килә, XVI йөздә беренче карта төзелә.

1739 елда Петербург фәннәр академиясе каршында геодезия эшләрен алып бару буенча География департаменты оештырыла.

1950–1970 елларда СССР территориясендә бердәм триангуляция челтәре төзелә, аэрофотосурәтләр нигезендә 1:100000 һәм 1:25000 масштаблы топографик карталар ясала, бердәм яссы турыпочмаклы координатлар системасы кертелә.

Татарстан Республикасында теоретик һәм гамәли эзләнүләр Казан университетында, Казан архитектура-төзелеш академиясендә, Казан инженерлык-төзелеш эзләнүләре трестында һәм башка оешмаларда алып барыла.

Татарстан Республикасының барлык территориясе аерым нокталардан (геодезик пунктлардан) торган һәм Җир өстендә геодезик тамгалар ярдәмендә беркетелгән геодезик челтәр белән капланган; аларның урнашуын барысы өчен дә уртак булган геодезик координатлар системасы билгели.

Бу челтәр геодезик, топографик, геодезик-бүлгәләү һәм геологик разведка маркшейдер эшләре уздыру өчен нигез булып тора.

Дәүләт геодезик челтәре 1, 2, 3, 4 нче классларга бүленә, шуларның беренче өч классы – Роскартография комитеты, ә дүртенче класс Татарстан Республикасының җитештерү оешмалары тарафыннан башкарыла.