- РУС
- ТАТ
Җирнең үсемлек капламын һәм аларның бергәлекләрен төзүчеләрне (фитоценозларны) өйрәнә торган фән
Хәзерге геоботаника үзара тыгыз бәйләнгән өч зур бүлекне: фитоценология (үсемлек бергәлекләре турындагы фән), ботаник география һәм тарихи геоботаниканы үз эченә ала.
Гомуми геоботаникага (үсемлек бергәлекләре структурасының гомуми закончалыклары, экологиясе, динамикасы, классификациясе, географиясе) һәм аграр цикл фәннәренең (урманчылык, болынчылык һ.б.) теоретик нигезен тәшкил иткән үсемлек типларын (урман, болын, сазлык, кыр һәм башка шундый бүленеш) өйрәнә торган махсус геоботаникага бүлеп карау да яши.
Дөнья һәм Россия табигыять-фәнни әдәбиятында геоботаника элементлары XVIII йөз уртасында, мөстәкыйль фән буларак, геоботаника XIX йөз ахырында барлыкка килә.
«Геоботаника» төшенчәсе 1866 елда Россия ботанигы Ф.И.Рупрехт һәм немец ботанигы А.Гризебах тарафыннан бер үк вакытта тәкъдим ителә.
XIX йөз ахырында Н.Ф.Леваковский, П.Н.Крылов, С.И.Коржинский, А.Я.Гордягин һәм башка хезмәтләре нәтиҗәсендә Казан университетында оештырылган геоботаника фәнни мәктәбе вәкилләре Россия геоботаникасы үсешенә зур өлеш кертә.
Бу чорда Казан губернасының һәм чиктәш территорияләрнең (Көнбатыш Себергә чаклы) үсемлекләр дөньясы туфрак шартлары белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелә; геоботаниканың теоретик мәсьәләләре эшләнә, яңа төшенчәләр (үсемлекчелек тармагы, үсемлек формациясе, үсемлек төрләренең исемлеге, беренчел һәм икенчел формацияләр һ.б.) файдаланыла һәм кулланышка кертелә; геоботаник тикшеренүләр методикасы: үсемлекләр дөньясын тасвирлау ысуллары, үсемлекләр дөньясын фәнни тикшерүнең санча ысуллары (А.Я.Гордягин) эшләнә.
1920 еллардан Казан геоботаниклары ТАССРның үсемлекләр дөньясын өйрәнүдә һәм барлауда (А.Я.Гордягин, В.И.Баранов, М.В.Марков, В.С.Порфирьев, Е.Л.Любарский, Р.Г.Иванова һ.б.) актив катнаша, нәтиҗәдә үсемлекләр дөньясына гомуми күзәтүләр ясала (Гордягин, 1922 ел; Марков, 1948 ел) һәм урман, болын, кыр үсемлекләре бәян ителгән мәкаләләр һәм китаплар языла. Югары уку йортлары өчен «Гомуми геоботаника» (Марков М.В. «Общая геоботаника». М., 1962 ел) дәреслеге нәшер ителә.
Геоботаниканың бер бүлеге буларак, кыр үсемлекләре бергәлеген өйрәнә торган агрофитоценология формалашуга һәм аны үстерүгә, аның теориясен төзүгә, фәнни нигезләнгән гамәли тәкъдимнәрен, ысулларын эшләүгә һәм үстерүгә мөһим өлеш кертелә. Югары уку йортлары өчен агрофитоценология дәреслеге нәшер ителә (Марков М.В. «Агрофитоценология», 1972 ел).
1950 еллардан вегетатив-хәрәкәтчән үсемлекләрнең экологиясе өйрәнелә: бу төркемгә караган үсемлек төрләре ачыклана, аларның биологик һәм экологик үзенчәлекләре, үсемлекләр дөньясы бергәлекләрендәге әһәмияте һәм үзара бәйләнешләре билгеләнә (Е.Л.Любарский).
1960 еллардан вегетатив-хәрәкәтчән (Е.Л.Любарский, В.И.Полуянова һ.б.), берьеллык, бер- һәм икееллык үсемлекләрдә (С.А.Маркова, А.С.Казанцева, Т.Н.Добрецова, С.Е.Любарский һ.б.) популяцион-экологик тикшеренүләр циклы үткәрелә. Үсемлекләрнең яшь һәм морфоструктур яктан бериш булмаган ценотик популяцияләре, популяцияләрнең фәзаи структурасы һәм үсемлек төрләренең мәйдан буенча таралышы турында яңа мәгълүмат алына.
Коржинский С.И. Северная граница чернозёмно-степной области восточной полосы Европейской России в ботанико-географическом и почвенном отношении // Труды Общества естествоиспытателей при Казан. ун-те. 1888. Т. 18, вып. 5; 1891. Т. 22, вып. 6;
Гордягин А.Я. Материалы для познания почв и растительности Западной Сибири // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. ун-те. 1901. Т. 35, вып. 2;
Гордягин А.Я. Растительность Татарской Республики. Казань, 1922. Ч. 1;
Порфирьев В.С. Темнохвойно-широколиственные леса Северо-Востока Татарии // Уч. зап. Казан пед. ин-та. 1947. Т. 9;
Марков М.В. Растительность Татарии. Казань, 1948;
Флора и растительность пойм рек Волги и Камы в пределах Татарской АССР // Уч. зап. Казан ун-та. 1955. Т. 115, кн. 1,5;
Любарский Е.Л. Экология вегетативного размножения высших растений. Казань, 1967;
Любарский Е.Л. Ценопопуляция и фитоценоз. Казань, 1976;
Трасс Х.Х. Геоботаника: история и современные тенденции развития. Л., 1976;
Любарский Е.Л., Полуянова В.И. Структура ценопопуляций вегетативно-подвижных растений. Казань, 1984.
Автор – Е.Л.Любарский
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.