Эчтәлек

Яктылык эхосының (фэ) формалаштыруның иң гади (ике импульслы) схемасы, кайда τ –кузгатучы импульслар арасындагы вакыт интервалы, t - вакыт

Ике яки аннан да артык лазер импульсын төрле вакытта эшкә кушып матдәне нурландырганнан соң, аның кичектерелгән җавабы формасында барлыкка килә; спин кайтавазының оптик аналогы.

1962 елда Казан галимнәре У.Х.Копвиллем һәм В.Р.Нагибаров (СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институты) тарафыннан фараз ителә; Америка тикшеренүчеләре Н.А.Кенит, И.Д.Абелла һәм С.Р.Хартманн аны кызыл якут кристаллында табалар (1964).

Илебездә тәүге тәҗрибә 1972 елларда кызыл якут кристаллында В.А.Пирожков, В.В.Самарцев һәм Р.Г.Усманов тарафыннан үткәрелә (СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институты). Фотон кайтавазын кузгату өчен лазер импульсының йөртүче ешлыгы эшче ионнарның нинди дә булса энергетик күчеше ешлыгына тәңгәл килергә, шулай ук лазер импульсларының дәвамлылыгы һәм алар арасындагы интерваллар (t) матдә релаксациясенең кайтмас процесслары вакытыннан кимрәк булырга тиеш.

Фотон кайтавазының яктырту юнәлешен фәзаи синхронизм шарты билгели: kФЭ=2k2-k1, биредә kФЭ һәм kn (n=1,2) — фотон кайтавазының дулкын векторлары, беренче һәм икенче кузгатучы лазер импульслары. k1 белән k2 арасындагы почмакны үзгәртү нәтиҗәсендә югары (күп пиксельле) почмакча кайтаваз-спектроскопия тормышка ашырыла (В.В. Самарцев, Е.И. Штырков, 1979). Практикада фотон кайтавазының 3 импульслы кузгату режимы күпкә уңайлырак. Ул режимда t1+2t (биредә t1 — 2 нче һәм 3 нче лазер импульслары арасындагы интервал) вакыты мизгелендә фазаландырылган электродиполь мизгел фотон кайтавазының стимуллаштырылган сигналын (СФК) kСФЭ=k1+k2+k3 юнәлешендә яктырта (биредә k3 — 3 нче лазер импульсының дулкын векторы). СФК сигналлары оптик кайтаваз-процессорлар эшендә файдаланыла. Кодлаштырылган мәгълүмат я 2 нче лазер импульсының вакытлы формасына, я аның дулкын фронтына языла.

Куллану өлкәсе: үтә югары зурлыктагы оптик когерент спектроскопия, динамик фәзаи-вакытлы голография, оптик хәтер һәм мәгълүматларның оптик когерент эшкәртелеше.

Әдәбият

Копвиллем У.Х., Нагибаров В.Р. Световое эхо на парамагнитных кристаллах // Физика металлов и металловедение. 1963. Т. 15, № 2; 

Световое эхо в рубине // Физика твёрдого тела. 1972. Т. 14, вып. 6; 

Маныкин Э.А., Самарцев В.В. Оптическая эхо-спектроскопия. М., 1984; 

Femtosend photon echo in dye-doped polymer film at room temperature // Laser Physics Letters. 2006. V. 3, № 1.