Эчтәлек

Фосфорорганик кушылмаларның бердәм номенклатурасы юк, алар төрле билгеләргә: молекулада фосфор-углерод бәйләнешләре санына, фосфорның валентлы халәтенә, фосфор функциясенең характерына карап классификацияләнә. Фосфор атомы боҗра эчендә булган фосфорорганик кушылмаларга боҗраның зурлыгын чагылдырган исемнәр тагыла: өч буынлылар — фосфиран, дүрт буынлылар — фосфетан дип атала һ.б. Р-Р бәйләнешле дифосфин, трифосфин һәм тетрафосфин һ.б. фосфорорганик кушылмалар мәгълүм.

Беренче фосфорорганик кушылмалар 1845 елда француз химигы Л.Ж.Тенар тарафыннан синтезлана. Фосфорорганик кушылмаларның химиясе буенча систематик тикшеренүләрне 1874–1914 елда немец галиме Л.Михаэлис алып бара. Теоретик һәм гамәли тикшеренүләр Казан университетында А.Е.Арбузов һәм аның шәкертләре тарафыннан башкарыла. 1905 елда фосфорорганик кушылмаларның яңа классларын булдырырга юл ачкан Арбузов реакциясе билгеле була. Бер төркем синтезлаштырылган кушылмаларның югары биологик активлыгы ачыклана, аларның шактый сандагысының агулылык сыйфаты югары була, кайберләре агулы матдәләр рәтенә керә. Табигый фосфорорганик кушылмалар (нуклеин кислоталары, фосфолипидлар һ.б.) тормыш өчен әһәмиятле булган биологик процессларда катнаша.

Казанда фосфорорганик кушылмаларның химиясе буенча фәнни юнәлеш формалаша. Камай реакциясе, Пудовик реакциясе, Абрамов реакциясе ачылуына ирешелә. Б.А.Арбузов, Р.Р.Шаһидуллин, Й.Ю.Сәмитов, В.А.Наумов фосфорорганик кушылмаларның реакцияләре механизмын, спектрларын һәм структураларын; Е.А.Красильников, Р.Ә.Черкасов, Э.С.Батыева фосфорлы-күкертле кушылмаларны; Н.И.Ризположенский, Н.П.Гречкин, А.О.Визель, В.К.Хәйруллин, А.Н.Пудовик, А.М.Кибардин, О.А.Ерастов фосфорлы гетероциклларны; Э.Т.Мөэминов, В.Ф.Миронов полициклик структураларны; Б.А.Арбузов, Э.Н.Дианова, О.А.Ерастов гадәти булмаган координацияле фосфор кушылмаларын (ике координацияле фосфор); В.А.Кухтин, Н.П.Гречкин, Н.А.Полежаева, В.Ф.Миронов фосфораннарны тикшерүгә зур өлеш кертәләр. Кушылу һәм цикллы кушылу реакцияләре (В.А.Кухтин, Б.А.Арбузов, А.О.Визель, И П.Гозман), фосфорлы полимерлар (Б.Е.Иванов, Я.А.Левин, И.М.Шермергорн, П.А.Кирпичников, А.А.Муслинкин), фосфорилирланган каликсареннар һәм фулереннар (А.И.Коновалов, И.Ә.Нуретдинов, А.Р.Бурилов, А.Р.Мостафина, И.П.Романова) өйрәнелә. Фосфорорганик кушылмаларның элементлы фосфор катнаштырылган электр синтезлары ясала (О.Г.Синяшин, Ю.Г.Будникова). Дәвалау препаратлары (А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, А.И.Разумов, К.В.Никоноров, Н.И.Ризположенский, А.О.Визель, А.А.Муслинкин, Р.И.Тарасова, И.В.Заиконникова, И.А.Студенцова, Р.С.Гәрәев), фосфорлы макроцикллар нигезендә металлокомплекслар (О.Г.Синяшин, А.А.Карасик) булдырыла. P-S бәйләнеше булган өч валентлы фосфорның тиол чыгарылмалары химиясенә караган яңа класс фосфорорганик кушылмалар тиофосфогидридлар ачыла һәм тикшерелә (О.Г.Синяшин). Элементлы ак фосфор һәм элементлы күкертнең протонлы реагентлар (спиртлар, тиоллар, тиофеноллар һ.б.) белән реакциясеннән файдалану нәтиҗәсендә фосфорорганик кушылмалар синтезы башкарыла (Э.Батыева һәм хезмәттәшләре). Тиофосфитларның альдегидлар белән реакциясе нәтиҗәсендә тиоалкилфосфонатларның хасил булуы тикшерелә, α-тиоалкилфосфонатларны каталитик алым белән барлыкка китерү тәкъдим ителә (В.А.Альфонсов, И.С.Низамов). Рудаларны флотацияләгәндә кулланылган комплексоннар һәм экстрагентлар; майлагычлар өчен кушылгыч өстәлмәләр; полимерларны җитештергәндә деструкциясен һәм эксплуатацияләгәндә янучанлыгын киметүче антиоксидантлар; карбонил кушылмалары нигезендә олефиннарны синтезлау өчен реагентлар, карбодиимидларны һәм махсус күбекле материалларны барлыкка китерү өчен катализаторлар синтезлаштырыла. Ветеринария өчен вируска каршы препаратлар, авыл хуҗалыгы өчен пестицидлар (акарицидлар, инсектицидлар, дефолиантлар) тәкъдим ителә. Глаукоманы дәвалау өчен антихолинэстераз тәэсиргә ия дару кушылмалары (пирофос, армин), гөмбәчек авыруына каршы препарат (хлорацетофос), бластомага каршы препаратлар (циклофосфан, глицифон), терапевтик активлыкның киң спектрына ия метаболик тәэсир тибындагы препарат (димефосфон) һ.б. ясала. Фосфор органик химиясе өлкәсендәге эшләр Казан университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтында, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында, Казан технол. университетында, Казан медицина институтында, Казан ветеринария медицина академиясендә алып барыла. Химиянең төрле мәсьәләләре, шул исәптән фосфорорганик кушылмаларны куллану мәсьәләләре буенча Казанда, илебезнең һәм чит илләрнең башка шәһәрләрендә регуляр рәвештә фәнни конференцияләр үткәрелә. 1976 елдан халыкара «Phosphorus» журналы чыгарыла.

1997 елда ТРда фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов бүләге гамәлгә куела.

Әдәбият

Плец В.М. Органические соединения фосфора. М., 1940; 

Арбузов А.Е. Избр. труды. М., 1952; 

Нифатьев Э.Е., Кухарева Т.С. Обзор монографий и обзоров по химии фосфороорганических соединений. М., 1989.